Конвой машинасындагы ир-атның җенес әгъзасын кисеп атуы видеокамерага эләккән
Конвой машинасында барганда 58 яшьлек ир-ат үзенең җенес әгъзасын кисеп алган.
Татарстанда җинаятьтә шикләнеп тоткарланган 58 яшьлек ир-ат 23 октябрьдә үзенә үзе зыян китергән. Хәзерге вакытта ул хастаханәдә дәвалана. Әлеге ир-ат ике кешене үтергән дип шикләнәләр. Бу турыда Татарстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе хәбәр итте.
- Җинаять кылуда шикләнеп тоткарланган ир-ат конвой машинасында Чистайдан Мамадышка барганда үзенең җенес әгъзасын кисеп аткан дип язган идек.
Татарстанда булган гадәттән тыш вакыйга урыныннан видеоны Россия Тикшерү комитеты күрсәтте.