Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Концерт куеп чыкканымны белмим": Фирдүс Тямаев вирустан үлә язган

"Концерт куеп чыкканымны белмим": Фирдүс Тямаев вирустан үлә язган

news_top_970_100
"Концерт куеп чыкканымны белмим": Фирдүс Тямаев вирустан үлә язган

Фирдүс Тямаев җанатарларын куркуга салды. «Сак булыгыз. Бигрәк әшәке вирус, үләм дип торам», дип язды ул инстаграмдагы сәхифәсендә.

Видеода Фирдүс вакыйганың ничек булганын сөйли. «Дөньясында ротовирус дигән чир йөри. Кичә менә шуны эләктергәнмен. Үзем дә белмим ничек концерт куеп чыкканымны. Бик авыр вирус. Үләм дип торам. Аллага шөкер. Бүген әйбәтләндем. Кичә табиблар чакырттык. Концерт алдыннан уколлар кадаттык. Бүген хәл әйбәт», дип сөйли Фирдүс үзе.

Видеода Фирдүс яланбаш. Инстачылар сәламәтлек тели, җырчыга башына киеп йөрергә киңәш итәләр.

«Ялан баш, муен ачык, әзрәк киенегез, саклагыз үзегезне!» диләр. Концертны караган кешеләр җырчының авырганын сизмәүләрен әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100