news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Контроль эшкә бармас өчен, укучы кыз аягын сындырырга маташкан

Бала интернеттан эзләп, аякны авырттырмыйча гына сындыру ысулларын өйрәнә.

news_top
Контроль эшкә бармас өчен, укучы кыз аягын сындырырга маташкан
https://pixabay.com

Мәскәү мәктәбендә 7 сыйныфта укучы кыз бала тарихтан контроль эшкә бармаса өчен, аягын сындырырга маташкан. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кыз бала караваттан егылып төшмәкче була. Башта ул интернеттан белешмә эзли, аякны авырттырмыйча гына сындыру ысулларын өйрәнә. Аннары авыртуны баса торган даруларны күп иттереп эчеп куя.

Тик кыз сәламәтлегенә зур зыян китердем дип куркуга кала, барысын да анасына сөйләп бирә. Кызны хастаханәгә салганнар.

Аннары бала белән профилактик әңгәмә уздырганнар. Тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар