Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Конституциягә үзгәрешләр кертү көне ничек уза?

1 июль көнне Россия Конститутициясенә тавыш бирүнең төп көне иде. Коронавирус афәте булу сәбәпле, халык фикерен алу куркынычсызлык чараларын исәпкә алып оештырылды. Күп кеше җыелмасын өчен, тавыш бирү 25 июньдә үк башланды.

news_top_970_100
Конституциягә үзгәрешләр кертү көне ничек уза?

ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев әйтүенчә, 1 июльгә тавыш бирү хокукы булган кешеләрнең зур күпчелеге инде үз фикерен белдергән иде.

«30 июнь киченә 2 056 727 кеше тавыш бирде, бу гомуми сайлаучылар санының 69, 85 процентын тәшкил итә», — диде Андрей Кондратьев «Татмедиа» бинасында оештырылган матбугат үзәгендә.

Тавыш бирү вакытында халыкка чир йокмасын өчен моңа кадәр булмаганча саклык чаралары кертелгән иде. Әйтик, һәр тавыш бирүчегә шәхси битлек, перчатка, ручка бирелә. Участокка кергән һәркемнең температурасын үлчиләр, әгәр ниндидер шик булса, ул кеше аерым урында тавыш бирә. Мобиль участокларда керү һәм чыгу өчен аерым ишекләр булдырылган, һәр тавыш бирүчедән соң дезинфекция үткәрелгән. Фикер алу оештырылган һәр урынга табиблар беркетелгәне хакында әйтелде.

«Бу тавыш бирүнең тарих китабына кереп калачагына шикләнмим. Участоклардагы саклык чаралары Россиядә беренче тапкыр кулланылды», — диде Андрей Кондратьев.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы — Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина участокларда саклык чараларының тиешле дәрәҗәдә булуын әйтте. «Сайлау участокларында коронавирус инфекциясе таралуга сәбәп булырлык хокук бозу очраклары ачыкланмады», — диде Патяшина.

Тавыш бирү бик күп сандагы күзәтүчеләр булуы белән дә аерылып тора. Фикер алуның гаделлеген 13,2 меңнән артык кеше күзәтте. Алар арасында төрле партия әгъзалары да, гади гражданнар да бар иде. «Кеше хокуклары бозылуның җитди фактлары юк диярлек», — диде Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.

Россия Президенты Владимир Путин үз тавышын 1 июльдә бирде. Дәүләт башлыгы, гадәттәгечә, Россия Фәннәр академиясендәге участокка килде. Президент, ил гражданнарына мөрәҗәгать итеп, Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча үзләренең фикерен белдерергә чакырган иде инде. «Кадерле дуслар, үз сүзегезне әйтүегезне сорыйм. Сезнең һәрберегезнең тавышы — иң мөһиме», — дип ассызыклаган иде Путин.

Татарстан районнарында

Гадәттәгечә, авылларда халык активрак иде. Чирмешән районында сайлаучыларның 83 проценты Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча алдан тавыш биргән, дип яза «Безнең Чирмешән». 

Районда 12 мең 15 кеше, ягъни исемлектәгеләрнең 83 проценты алдан тавыш бирде инде, — диде район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин 1 июль иртәсендә үк.

Яшел Үзәндә үз тавышларын беренчеләрдән булып белдерү мөмкинлеге бала табу йорты пациентларына бирелде, дип яза «Яшел Үзән яңалыклары». Алар арасында инде әни булучылар да, шулай ук әле әни булырга әзерләнүчеләр дә бар.

Исемлектә унике хатын-кыз бар. Аларның икесе үз гомерендә беренче тапкыр тавыш бирде. Һәр тавыш бирүчегә шәхси саклану чаралары өләшенде. Аларның паспортлары теркәлде. Аннан бала табу йорты пациентлары бюллетеньнәрен махсус тартмага салды.

Ә Әлки районының Татар Борнае авылында яшәүче Алия Кәримова Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш биргән һәм шуннан соң ук бала тапкан. Аның улы туган. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

Алия Кәримова алдан тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаланган, чөнки аның бала табу көне якынлашкан. 29 июньнең иртәсендә Алия 3116 грамм авырлыктагы сау-сәламәт малай тапкан. Балага Кәрим исемен кушканнар. Ул Кәримовлар гаиләсендә өченче бала.

Гаилә башлыгы Рәфис «Хузангай» ҖЧҖнең ындыр табагында эшли.

Тукай районы Түбән һәм Югары Суыксу авыллары имам-хатыйбы Рамил Фазлетдинов хатыны Зөлфия ханым белән беренчеләрдән булып килгән иде. «Эш көнен башлаганчы мөһим эшләрне төгәллик дип уйладык», — ди Фазлетдиновлар.

— Минемчә, төп законга төзәтмәләр кертү — дөрес карар. Бу — заман таләбе. Хәзер илнең Төп законына үзгәрешләр кертү-кертмәү турында сөйләргә һәм фикер алышырга гына түгел, ниндидер карар кылырга да вакыт җитте. Үз тормышына, киләчәгенә битараф булмаган социаль җаваплы граждан тавыш бирергә тиеш дип исәплим. Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр бары тик уңай үзгәрешләр генә китерер дип өметләнәбез, — диде хәзрәт.

Чирмешәндә яшәүче Федотовлар да иртүк тавыш бирде. 25 ел буе шәфкать туташы булып эшләгән Галина Григорьевна саклык чараларының тиешле дәрәҗәдә булуын югары бәяләде.

Үзгәрешләр гел яхшы якка гына булсын. Конституция безнең хокукларны яклый торган Төп Закон бит ул. Без бүгенге тормышыбыздан, һич тә кемгәдер ярарга тырышып әйтүем түгел, канәгать. Пенсияләребез яхшы. Дәүләт яшьләрне яклау, эшле итү чараларын күрсен иде. Чирмешәнебез дә алга барсын. Мин шунда туып үстем, минем өчен шуннан да матур, яхшы җир юк сыман, — диде Галина Федотова.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирде, дип яза «Ватаным Татарстан».

389нчы сайлау участогы комиссиясе әгъзасы, якташы Әлфирә Гарипова аннан: «Хәлләрегез ничек?» — дип сорады.

Салават, кулларын җәеп, «Эшсез!» — дип жавап бирде. Халыкның кәефен күтәргәч, артист журналистлар белән дә аралашып алды.

Россия күпмилләтле булуы белән көчле. Һәр кешенең үз фикере, минем үз фикерем. Мин тавыш бирергә килдем, чөнки бу — минем бурычым дип саныйм. Кемнең ничек тавыш бирүе — үз ихтыярында, — диде җырчы.

Кукмарада 1 июльдә Шакировлар гаиләсе язылышты, дип хәбәр итә «Хезмәт даны» газетасы. «Бүген безнең таныш булуыбызга да бер ел һәм бер ай. Без Казанда таныштык. Башта аралаштык, соңыннан гаилә корырга булдык», — ди гаилә башлыгы. Яшьләр, язылышкач, үз тавышын да бирде.

— Без яшь, актив, шуңа күрә илебез тормышында катнашырга, сайларга һәм тавыш бирергә тиеш», — ди яшь гаилә.

Чаллыдагы 2169нчы сайлау участогына 91 яшьлек Агафия Кириллова да килгән, дип яза «Шәһри Чаллы».

«Мин яшь чактан ук дәүләт эшләрендә актив катнаштым, сайлауларның берсен дә калдырмадым. Инде яшем өлкән булса да, тавыш бирүгә бармыйча булдыра алмадым. Бу минем дәүләт алдында булган иң зур бурычларымның берсе һәм барлык гражданнарны да, аеруча яшьләрне, әлеге мөһим вакыйгадан читтә калмаска чакырам. Бу сезнең якты киләчәк өчен башкарыла торган эш», — дип сөйләгән Агафия әби.

Нурлат районы Чулпан авылы җирлегендә Наилә һәм Әнвәр Насыйбуллиннар, Владимир Ильич Ленин белән Надежда Крупская кебек тарихи шәхесләр булып киенеп сайлау участогына килгән, дип яза «Нурлат-информ».

Хәбәрдә видео да беркетелгән. Әлеге видеода Ленин тавышы белән сөйлиләр.

«Йөз ел эллек мин республика булдыру турындагы декретка кул куйдым. Татарстанның юбилее елында мин Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирәм. Ул безне хезмәткә әйди, ә ул хакимият тотрыклылыгының нигезе. Ә хакимият тотрыклылыгы — ул имин, уңышлы һәм үсештәге ил. Мин көчле, перспектив Россия өчен тавыш бирәм. Киләчәктә безнең алда яңа бурычлар булачак, һәм без максатларыбызга ирешергә тырышырга тиешбез. Без дөрес юл белән барабыз, иптәшләр!» — дип сөйли видеодагы ир-ат.

«Без алга таба да бу юлдан баруыбызны дәвам итәргә тиеш»

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Конституциягә тавыш бирү уңаеннан мөрәҗәгатеннән:

«Рухи хәзинәләр, традицияләр, суверенлык һәм дәүләтнең бөтенлеге — илебезнең нигезе булып тора.

Конституциягә кертелә торган үзгәрешләр әлеге нигезне тагын да ныгыта, Россиянең дөнья күләмендә абруе артуын чагылдыра. Төп закондагы өстенлекләрне — гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны, социаль гарантияләрне тәэмин итә.

Конституция — ул без, моны һәркем аңларга тиеш! Әлеге законда — безнең яшәешебез, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз тормышы, балаларыбызның һәм илебезнең киләчәге. Аның буенча безгә яшәргә — төзәтмәләрне дә без кертергә тиеш».

РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов:

«Төзәтмәләр минималь хезмәт хакы яшәү минимумыннан түбән була алмый дигән позицияне беркетә — бу бик мөһим норма. Төзәтмәләр күпмилләтле халыкларның традицияләрен, мәдәниятен, шул исәптән телне яклауны һәм саклауны гарантияли».

Сәясәтче Марат Бәширов:

«Минемчә, әлеге Конституция тулы хокук белән „халык Конституциясе“ статусын алырга мөмкин».

Татартстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев:

«Россия Конституциясенә төзәтмәләрдә милли республикаларга, телләргә, укытуга басым ясалуын яхшы аңлыйбыз. Пенсия белән тәэмин итү, яшьләр ялы, эш буенча тәкъдимнәр мөһим булып тора. Соңгы айларда Конституция проектына кертелгән яңалыкларның һәм тәкъдимнәрнең берничәсе үтәлә башлавына инандык».

Олимпия чемпионкасы Алинә Заһитова:

«Минем хәзер булган бөтен нәрсәм: Олимпия алтыны, җанатарларның яратуы һәм хөрмәт итүе минем гаиләм, командам һәм тренерларым ярдәмендә алынды. Минем илем, яраткан Мәскәү һәм Ижевск шәһәрләре бу мөмкинлекләрне бирде! Шулай ук Президентка, Владимир Владимирович Путинга ярдәмнәре һәм перспектива өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Минемчә, һәркем үз тавышын бирергә һәм туган илебезнең язмышын хәл итәргә тиеш!» 

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев:

«Россия Федерациясенең барлык халыкларындагы кебек үк, халкыбызның гади булмаган тарихында да гасырлык юлны илдә һәм Татарстан территориясендә яшәүче барлык халыклар белән килешеп уздык. Сынаулар катлаулы булды, әмма без аларны намус белән узабыз. Онытырга хакыбыз юк: бердәмлек аша гына без бу катлаулы юлны узабыз.

Татарстан һәм Россия Конституциясен кабул итүнең тарихи вакыйгаларында катнашучы буларак, шуны әйтәсем килә: ул вакытта без илнең гамәлдәге Конституциясенең төп маддәләрен билгели алдык, алар берләштерүче ролен уйнады һәм дәвам итә. Әмма алда эшләр аз түгел».

Шәймиев һәрвакыт күпмилләтле Россиядә уртак татулык һәм үзара аңлашу турында сөйләвен искәртте.

«Алга таба да без моны сакларга һәм бу юлдан баруыбызны дәвам итәргә тиеш. Бигрәк тә мәдәният өлкәсендә бурычларны гамәлгә ашыру, барлык халыкларның гореф-гадәтләрен һәм телләрен саклау мәсьәләләре турында Россия Президенты Владимир Владимирович Путин һәм безнең Президент Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов күп тапкырлар әйтте».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100