Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Конституция Суды Конституциягә кертелгән төзәтмәләрне төп законга туры килә дип тапты

Әлеге нәтиҗә Россия Конституция Суды сайтында урнаштырылган.

news_top_970_100
Конституция Суды Конституциягә кертелгән төзәтмәләрне төп законга туры килә дип тапты
pixabay.com/ru

Россия Конституция Суды Конституциягә кертелгән төзәтмәләрне эчтәлеге һәм кабул итү процедуралары буенча Төп законга туры килә дип тапты. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы яза.

Әлеге нәтиҗә Россия Конституция Суды сайтында урнаштырылган.

«Ачык хакимият оештыруның һәм функцияләүнең аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында» Россия Федерациясе Конституциясенә кертеләчәк төзәтмә буенча закон Россия Федерациясе Конституциясенә туры килә», — диелә бәяләмәдә.

«Ачык хакимият оештыруның һәм функцияләүнең аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында» төзәтмә буенча законга кермәгән нигезләмәләре РФ Конституциясенең 1, 2 һәм 9 бүлекләре нигезләмәләренә туры килә», — дип диелгән документта.

Бу ахыргы нәтиҗә, аңа карата шикаять бирелми һәм рәсми рәвештә басылганнан соң ук үз көченә керә. Ул турыдан-туры гамәлгә керә, башка органнар һәм вазифаи затлар тарафыннан раслауны таләп итми. Кичекмәстән Россия Президентына җибәрелә, диелә текстта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100