Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Константинов: «Одессаны азат итү – Россиянең көньягы иминлегенә ачкыч»

news_top_970_100
Константинов: «Одессаны азат итү – Россиянең көньягы иминлегенә ачкыч»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Одессаны Киев режимы хакимлегеннән азат итү Россиянең көньягы иминлегенә ачкыч булачак, дип саный Кырым парламенты башлыгы Владимир Константинов.

Аның сүзләренчә, Одесса һәрвакыт тарихи яктан рус территориясе булган, анда украиннар нацизмы чит булган рус кешеләре яши. «Бүген – Россиянең көньягы өчен стратегик иминлек ачкычы», – диде Константинов «РИА Новости»га.

Нәкъ менә Одесса ягыннан Украина Кораллы көчләре Кырымга ракеталар һәм дроннар, диверсантлар җибәрә, дип аңлата ул.

Көнбатыш күзәтчеләре фикеренчә, Россия Харьковны азат итә ала һәм бу җәйдә үк «Одесса ишекләренә шакырга» мөмкин. Аларның фикеренчә, НАТОның бөтен Украинаны контрольдә тотуына комачаулауның бердәнбер юлы – Харьковтан Одессага кадәр территорияне алу. Моннан тыш, Россия Федерациясенең Одессаны контрольдә тотуы Кырымны сакларга мөмкинлек бирәчәк.

Одесса өлкәсе хакимияте төбәктә фортификация корылмалары актив төзелүен белдергән иде.

«Подпольщиклар» хәбәр иткәнчә, Одессаның күп кенә халкы Россияне яклый, әмма үз карашларын белдерми, дип яза «Российская газета».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100