Инфекционист Юрия Венгерова консервларның куркыныч ягы турында сөйләгән. Бу турыда Лайф яза.
Аның сүзләренчә, балыкны дөрес эшкәртмәсәләр яки тиешенчә сакламасалар, анда ботулотоксин барлыкка килә. Бу – галимнәргә билгеле булган бик көчле органик агу. Консервны саклау кагыйдәләрен бозу кеше өчен куркыныч булган токсиннар барлыкка килүгә китерә.
«Балыкларның кайсыбер төрләренең эчке органнарында үк – бавырда яки күкәйләрендә – токсин булырга мөмкин. Бу очракта консерв ясаучы компаниядә гаепнең бер өлеше бар дияргә була», – ди инфекционист.
Ботулизм – сирәк очрый торган һәм куркыныч авыру, аны Clostridium botulinum бактериясе токсиннары китереп чыгара, ди эксперт. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белешмәсе буенча, бактерия споралары кислород булмаганда үсәргә тотына һәм токсиннар бүлеп чыгара. Ботулотоксинның 7 төре бар – A дан G га кадәр. А, В, Е һәм сирәк очракта F төре кешедә ботулизм китереп чыгара. C, D һәм G төрләре башка имезүчеләрне, балыкларны һәм кошларны зарарлый.
Элегрәк ботулизм 100 процент чамасы үлем очрагына китергән. Гадәттә ул азык-төлек һәм яралар аша йога, сирәк очракта инъекцияләр аша керә. Ботулизм симптомнары – мускуллар параличы, сулыш алу һәм күз күреме бозылу, авыз эче кибү.
Белгеч сүзләренчә, дәвалану стационарда була, пациентка ботулинга каршы сыворотка – антитоксин кертәләр. Аны бик тиз арада кертергә кирәк, кешенең сулыш алу бозылганга кадәр. Катлаулы очракларда табиблар үпкәләрне ясалма җилләтү куллана, диелә хәбәрдә.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклау өчен, азык-төлекне дөрес консервлагыз, савыты бозылган консервлар ашамагыз, аларны дөрес итеп саклагыз.