Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Консерватория опера студиясенә 30 ел: «Милли музыка театры җәүһәрләре» концерты

Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында «Милли музыка театры җәүһәрләре» концерты узды. КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 2 курс студенты Илзирә Хәйруллина концертта булды.

news_top_970_100
Консерватория опера студиясенә 30 ел: «Милли музыка театры җәүһәрләре» концерты

«Милли музыка театры җәүһәрләре» концерты Казан консерваториясе опера студиясенең 30 еллыгына багышланган иде. Әлеге концерт татар музыкасы, шигърияте һәм театры фестивале кысаларында күрсәтелде. Фестиваль Казан Дәүләт консерваториясе ректоры, профессор Вадим Дулат-Алеев инициативасы белән оештырылган.

Татар музыкасы, шигърияте һәм театры фестивале беренче тапкыр Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында үткәрелә.

Салих Сәйдәшев исемендәге концерт залының затлы залы

Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залы ишегеннән үткәч тә, музыка дөньясына килеп керәсең, ишек артында калган тормышың 1-2 сәгатькә онытылып тора. Монда килгән тамашачы да үзенчәлекле булып күренде, гүя алар барысы да – татар дөньясы, татар музыкасы өчен җанатучы затлы халык. Мин хәтта үземнең чалбар киеп килүемә оялып куйдым. Тулы залга уздым.

Концертны Казан консерваториясенең халык уен кораллары оркестры һәм Казан Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенең симфоник оркестры башлап җибәрде. Концертны Идел Кыямов белән Элиза Насыйрова алып барды.

Җәүдәт Фәйзинең «Хуҗа Насретдин» комедиясе

Музыкаль композицияләр арасында Җәүдәт Фәйзинең «Хуҗа Насретдин» музыкаль комедиясе аерым урын алып тора. Опера студиясе аны Җәүдәт Фәйзинең тууына 110 ел тулу уңаеннан 2020 елның декабрендә чыгара. Тәкъдим ителгән өзектә Хаммат ролен – Айрат Ганиев, Хуҗа Насретдинне – Илгиз Мөхетдинов, Гөлбану ролен Диана Мөхетдинова башкарды. Җанлы музыка, җанлы тавыш, аларны тыңлаганда, миңа «каз тәннәре» чыкты.

Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясе

Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясе – халыкчанлык нигезен, татар көй-моңын тирәнтен ачып биргән әсәрләренең берсе. Җәүдәт Фәйзинең хисчән һәм шул ук вакытта кискен каршылыклы образлары татар театры сәхнәсендә лаеклы урын алып тора. Ул беренче мәртәбә 1942 елда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган һәм биредә озак еллар барган. Шулай ук Башкортстан һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә дә куелган. Казан консерватория опера студиясе аны беренче тапкыр 2009 елда куя. Без Зыя бай партиясен – Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев, Җиһан партиясен – Алинә Кәримова, Сәрвәр һәм Галимҗан дуэтын Сөмбел Кыямова һәм Айрат Ганиев башкаруында тыңладык.

Нәҗип Җиһановның «Түләк» операсы»

Опера студиясенең иң масштаблы һәм якты спектакльләренең берсе – Нәҗип Җиһановның «Түләк» операсы. 2017 елның апрелендә, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында уңышлы итеп куйганнан соң, бу спектакль шушы сәхнәдә кабаттан яңадан туа. Шушы еллар эчендә Мәскәүдә, Кәрим Тинчурин театры сәхнәләрендә күрсәтелде.

Сәхнәгә Түләк – Илгиз Мөхетдинов һәм Сусылу – Сөмбел Кыямова чыкты.

Бу музыкаль композиция белән концертның беренче өлешен тәмамладылар.

Тамашачы фикере

15 минут тәнәфес – журналист өчен тамашачы фикерен, хис-тойгыларын белешү өчен иң уңайлы вакыт: алар да минем кебек таң калып тыңлыймы икән милли җәүһәрләребезне? Шулай ук, артистларның хәл-әхвәлен дә белешеп өлгереп була.

«Моңарчы телевизордан гына күреп ияләнгән артистларны бүген шундый якыннан күрдем. Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Мөхетдинов, Алинә Кәримова һәм башка бик күп артистлар үзләренең осталыгын күрсәтте. Алар барысы да – татар милләтенең, татар моңының данын саклый алырлык шәхесләр дип уйлыйм. Шулай ук, оркестр турында да әйтми калып булмый. Аларның уйнавы күңелне айкап алды. Бертөрле җырлау бераз ардырып та жибәрә, ә биредә күп чыгышлар театраль барды. Бу кичәне оештыручыларга бик зур рәхмәт, яхшы эмоцияләр белән кайтам», – диде тамашачыларның берсе.

Сәхнә артына кереп барган Эльмира Кәлимуллина белән сөйләштем.

Эльмира апа, бу консерваториядә белем алган мәшһүр шәхесләрдән кемнәрне атап китәр идегез?

Мин үземнең курсымнан Артур Исламов, Рузил Гатин, Айдар Сөләймәнов, Эльза Заяри, Эльмир Низамов, Регина Валиеваларны атар идем. Гөлнора Гатина хәзерге вакытта операда эшли. Мин аларны бик яратам һәм алар белән укуым белән горурланам.

Хәзерге вакытта, үз тәҗрибәгездән чыгып, студентларга белем бирәсезме?

2020 елда вокал буенча укытучы буларак шөгыльләнә башладым. Үземнең студиядә белем бирәм. Фән ягыннан балаларга вокал техникасын аңлатам, чөнки нинди генә мастер-класслар үтмәдем, тәҗрибәм бар.

Авыр түгелме балалар белән эшләве?

Хәзер авыр булса да, аларга киләчәккә җиңел була. Дөресен генә әйткәндә, «җиңелдән авырга барабыз». Башта гади генә кагыйдә өйрәтсәм, аннары балага карыйм – аңлап бетерә аламы, җырлаганда үзен ничек тота. Аларны сизәргә тырышам.

Консерваториядә укыган чакта иң яраткан укытучыгыз кем иде?

Минем иң яраткан укытучым – Мурзиева Гөлнара Рагдевна.

Бу консерваториядә милли мелизмнарга өйрәтәләрме?

Әгәр дә татар факультетында укыйсыз икән, әлбәттә. Әмма, минемчә һәр студент, әгәр дә ул татар телендә җырлый икән, үзе татар мелизматикасын белергә тиеш.

Казан консерваториясе башка шәһәрдәге консерваторияләрдән нәрсәсе белән аерыла сезнеңчә?

Беренчедән, татар теле һәм татар моңы. Икенчедән, миңа калса, бездә укыган студентлар бөтен дөньяда эшли, һәм бу – иң зур нәтиҗә.

Сез эстрада сәхнәсендә дә чыгыш ясыйсыз һәм академик музыка юнәлешендә дә эшлисез. Кайсында чыгыш ясавы рәхәтрәк?

Миңа сәхнәдә бөтен җирдә дә рәхәт. Сәхнә – минем яраткан өем.

Сезнең тормыш фәлсәфәгез нинди?

– Бу дөньяны яратырга, һәр минут Аллаһка рәхмәт әйтәргә.Үз эшеңне эшләргә, яратырга. Гаилә белән булырга. Бөтен булган хыялларга ирешү өчен тырышырга кирәк!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100