Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Консерв банкасына салынган телефон, туры эчәктә наркотик алып керү һәм канализация аша качу: Татарстандагы иң кечкенә колония ничек яши

Төзәтү колониясендәге тоткыннар, аларның көндәлек тормышы турында репортаж тәкъдим итәбез. 

news_top_970_100
Консерв банкасына салынган телефон, туры эчәктә наркотик алып керү һәм канализация аша качу: Татарстандагы иң кечкенә колония ничек яши

18 нче номерлы төзәтү колониясе 859 урынга исәпләнгән һәм Татарстанда иң кечкенәсе булып санала. Тагын бер зур булмаган 3 номерлы колония бар, ул 958 кеше сыйдырышлы. Чагыштыру өчен: республиканың 5 нче номерлы иң зур колониясендә берьюлы 1830 кеше җәза уза ала.

18 нче номерлы колония Казанның Лебедев урамында, завод торбалары һәм техник биналар арасында сәнәгать зонасында урнашкан. Чәнечкеле тимерчыбыклы биек койма колонияне башка биналардан аерып тора.

Быелгы көздә колония үзенең 60 еллыгын билгеләде.

“Оешманың тарихы 1958 елдан башлана. Ул вакытта җиденче номер астында булган. Монда һәрвакыт ирләрне тотканнар, ләкин элек монда кырыс режим түгел, ә гомуми режим булган. Башта колония 300 кешегә исәпләнгән була, аннан соң 1200 урынга кадәр зурайталар”, - дип сөйләде 18 нче номерлы колониянең ветераннар советы рәисе һәм элекке җитәкчесе Владимир Евстигнеев.

Башка төзәтү оешмаларының тулы булуы аркасында колониягә ихтыяҗ барлыкка килгән.

Моннан тыш, тоткыннар уңайлы эшче көч булып саналган.

7 нче колония тоткыннары ярдәмендә “Оргсинтез”, искож, РТИ һәм СК заводлары, чистарту корылмалары, шулай ук “Сәламәтлек комбинаты” һәм торак йортлар комплексы кебек социаль объектлар сафка баскан. 

“Төзелешкә контингентны махсус җиһазландырылган йөк машиналарында һәм сак астында алып чыкканнар. Алар ике смена эшләгән. Бер көн эчендә төрле объектларга 1200 кадәр тоткынны җибәргәннәр. Алар штукатур, ташчы һәм буяучы булып эшләгәннәр. Әлеге һөнәрләргә колония территориясендә урнашкан ПТУда укытканнар”, - дип исенә төшерә ветеран.

Ул вакытта бөтен тоткыннар да эшләгән. Ә эшләргә теләмәүчеләрне җәзага тартканнар. Хәзер 859 кешенең нибары 250 якыны гына хезмәт куя. Оешманың кечкенә территориядә урнашуы монда җитештерү ачып җибәрергә комачаулый. 

Колониядә зур булмаган тегү цехы эшли. Сувенирлар җитештерү һәм автосервис эше җайга салынган. Гадәттә, эш күләме заказлар санына карый. Сүз уңаеннан, күптән түгел генә тоткыннар зур партиядә түбәтәйләр теккән.

Канализация аша качу

Колониянең территориясе кечкенә булу сакычларның эшен җиңеләйтә. Мәсәлән, монда тыелган матдәләр “ыргыту” юк диярлек.

“Җинаятьчеләр койма аркылы территориягә наркотиклар яки кәрәзле телефоннар ыргытса, моны сакчылар шундук сизеп ала. Шуңа күрә хокук бозучылар өчен бу алымнар монда әллә ни нәтиҗә бирми”, - дип аңлатты Владимир Евстигнеев.

Шуларга да карамстан, 1995 елда монда качу очрагы булган – тугыз тоткын канализация траншеясе аша качкан.

“Алар качканчы, монда күршедәге СК заводы аркылы канализация уздырырга теләгәннәр иде. Колониядә траншеяләр казыдылар, тик соңгы мизгелдә җитәкчелек бу нияттән баш тартты. Ә траншеяне начар күмгәннәр һәм җир астында бушлыклар калган”, - дип исенә төшерә ветеран.

“Шушы траншеяләрне казуга һәм кире күмүгә җәлеп ителгән тоткыннарның берсе иреккә чыгарга һәм кабаттан утырырга өлгерде. Качуны шул оештырган да инде. Тоткыннар чокырларны күрсәтелгән урында төнлә үз отрядларының баскычлары астында казыганнар. Ә туфрак күренмәсен өчен аны зур тартмаларга яшергәннән. Ул тартма шунда оешманың хуҗалык кирәк-яраклары өчен тора иде”, - дип сөйли ветеран.

СК заводы территориясенә җир асты юлы ачылгач, тоткыннар төнлә качканнар.

Ләкин качкыннарның барысын да шундук тоталар. Иректә алар берничә сәгать кенә була. Бары тик берсе генә биш көн качып яткан.

Татарстан УФСИН оешмасыннан соң тапкыр качу 15 ел элек булган. Шул вакыттан алып сак, режим һәм куркынычсызлык белән тәэмин итү чаралары бик нык алга киткән. Тик техник алгарыш белән беррәттән тоткыннар да үзләренең җинаять алымнарын камилләштерә. Шуңа күрә һәрчак уяу булу таләп ителә.

Тыелган әйберләр

Колониядә тәртип һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү - качуларны гына булдырмый калу дигән сүз түгел. Тыелган предметлар китерү белән көрәш – ФСИН хезмәткәрләренең көнүзәк мәсьәләсе. Кәрәзле телефоннар, сим-карталар, зарядка һәм, әлбәттә, алкоголь белән наркотиклар – ябык территориядә тыелган предметлар. Нигездә, бу әйберләрне тоткыннарның туганнары яки дуслары алып килергә тырыша.

“Хәйлә ысуллары шул ук калды дияргә була, сирәк нәрсә үзгәрде. Ләкин элек кәрәзле телефоннар булмагач, шуның белән булса да бераз җиңелрәк иде. Наркотикларны да кулга төшерү авыррак иде, ә хезер зур күләмдә синтетика барлыкка килде”, - идп сөйли Владимир Евстигнеев.

Безгә оешманың музенда сакланучы экспонатларны күрсәттеләр. Монда татуировка ясау өчен кулланыла торган машина, кулдан эшләнгән самогон куу аппараты, пистолет муляжы, очлаугычлар күрергә мөмкин. Болар барысы да төрле елларда тоткыннардан яки аларны тапшырган вакытта алынган.

“Тоткыннар кирпеч дип аталучы әйбер ясыйлар – китап битләрен кисеп алалар да, үзенә күрә бер төрле яшерен урын барлыкка килә. Яки утын пүләненең урта өлешен кисеп алалар. Ләкин боларны ул вакытта ук туктата торган булганнар, хәзер бигрәк тә”, - дип аңлатты ветеран.

Зонага наркотикларны песи ярдәмендә кертү очрагын да искә төшерергә кирәктер.

2010 елда Менделеевскиның 10 нчы төзәтү колониясе хезмәткәрләре, койма аша колония территориясе эченә үтеп керергә җыенган песине тотканнар. Хайванның муенчагыннан 15 грамм героин табылган. Песине наркотиклар кертү өчен транспорт буларак куллану колониядәге бер тоткынның идеясе булган. Ул хайванны өйрәткән, ә соңрак зона чигеннән чыгарган. Тоткынның дуслары песине иректә берничә көн ачтан интектерә, ә соңыннан наркотик матдәләр яшереп муенчак кидерәләр һәм оешмадан ерак түгел җиргә җибәрәләр.

Песи “өенә” кайтырга тели, ләкин ул төп койма аша үтә һәм аңа сактагы эт ташлана. Төзәтү колониясе хезмәткәрләре песни коткарырга тели, ләкин ул берничә сәгатьтән алган яраларыннан үлгән.

Хәзер тыелган матдәләрне колониягә квадрокоптерлар ярдәмендә кертергә тырышалар. Дөрес, артык нәтиҗәле алым түгел. Баш очында жуылдап торган аппаратны сакчылар шундук күреп ала. 

Передачалар

Билгеле вакыт аралыгында тоткыннарның туганнары зонага ризыклар алып килергә хокуклы. Бу передачалар дип атала. Колбаса һәм перәннекләр белән бергә тоткыннарга наркотиклар һәм алкоголь кермәсен өчен, аларны җентекләп карыйлар. 

Тоткыннар өчен азык-төлекне иртәдән үк кабул итә башлыйлар. Башта туганнары махсус гариза яза. Анда ризыкларның исеме һәм авырлыгы языла, ә соңыннан колония җитәкчесеннән кул куйдыралар.

“Алып килгән барлык продуктларны да кисәләр һәм ачып карыйлар. Чәй һәм кофе кебек таралучан әйберләрне бер пакеттан икенчесенә бушаталар. Шулай итеп анда чит прдеметларның булмавын тикшерәләр. Сыеклыкларны, мәсәлән, шампунь һәм сыек майларны агызалар. Тәмәкеләрне сындыралар, капшап карыйлар. Закон буенча без 70 процентка кадәр сындыра алабыз”, – дип сөйләде 18 нче төзәтү колониясе куркынычсызлык бүлегенең күзәтчелек төркеменең кече инспекторы Гөлфия Павлова.

Кабул итү бүлмәсендә идеаль чисталык - башка җәмәгать туклануы оешмаларындагы кебек бар нәрсә дә стериль булырга тиеш. Һәрбер төрдәге азык-төлек өчен аерым пычак һәм турау тактасы бар. Ә караганда бер тапкыр гына куллана торган перчаткалар киеп тикшерәләр.

Безнең күз алдында берничә кап ак майны һәм хәлвәне кисеп карадылар. Бу процедура ризыкларның тәменә тәэсир итми. Хезмәткәрләр сүзләренчә, тоткыннарның туганнары да бу тикшерүне аңлый.

Алынган бар нәрсә дә ак төстәге зур капчыкларга салына. Без килгән вакытта алар дистәләп җыелган иде инде. Һәрберсендә тоткын турында мәгълүмат һәм әйберләрнең исемлеге язылган язма беркетелгән. Гомуми авырлык 20 килограмнан артык булмаска тиеш.

“Консервага салып телефон тапшыру очрагы да булган иде. Җинаятьчеләр консерва яба торган махсус аппарат сатып алган. Банкалар алып шуның эченә телефоннар салганнар. Алар тавыштан анда нәрсә икәне аңлашылмасын өчен, банка эченә хәтта борчак та салганнар. Бер банка шик уятты һәм аны ачып карадылар. Шулай итеп, 15 телефон алынды. Минем хәтеремдә бу иң эре партияләрнең берсе булды”, - дип сөйли 18 нче төзәтү колониясенең сак хезмәте бүлеге җитәкчесе Айрат Корбангалиев.

Тоткыннарның туганнарыннан передачаларны үзләре әзерләгәнме, аларга чит кешеләр продуктлар бирмәгәнме икәнен сораштыралар. Чөнки алар үзләре дә белмичә, чит кеше биргән посылкада тыелган әйберләр алып килергә мөмкиннәр. Ә моның өчен җинаять яки административ җаваплылык каралган.

Качарга яратучылар

Кабул итү бүлмәсендә профилактикада исәптә торган тоткыннарның фотоларыннан стенд эленеп тора. Бу тоткыннар өчен азык-төлекне кабул итеп алганда аеруча уяу булырга кирәк икән.

“Бу тоткыннар махсус исәптә тора. Бу тактага җенси иреккә кул сузганнар, наркотиклар һәм качарга “яратучылар” эләгә”, - дип аңлатты колониянең куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе Айрат Корбангалиев.

Барысын да истә калдыру зарур! Азык-төлек кабул итүче хезмәткәрләр психотроп матдәләр кабул итүгә һәм качуга бирешүчән һәркемне белергә тиеш. Соңгыларының шәхси карточкаларында кызыл полоса бар. Шундый ук тамга күкрәк карточкасында һәм йокы урынында да ясалган.

“Тыелган” әйберләр булмауны тикшерүдән тыш, хезмәткәрләр ризыкларны башка таләпләр буенча да карый. Мәсәлән, куллану вакыты чыккан азык-төлекне кабул итмиләр.

“Моннан тыш, өй ризыкларын да алырга ярамый. Шулай булгач, рәшәткә артында әниең пешергән бәлешләрне авыз итеп булмый”, - дип аңлата колониянең куркынычсызлык бүлеге хезмәткәре Гөлфия Павлова.

Гомуми режимдагы тоткыннар азык-төлекне өч айга бер, ә кырыс режимдагылар ярты елга бер алырга хокуклы.

Озаклап очрашу бүлмәләре

Туганнары озак вакытка очрашуга килгәндә алып килгән азык-төлекне дә нәкъ шулай тикшерәләр. Дөрес, монда чикләүләр азрак, мәсәлән, чи ризыклар алып килергә рөхсәт ителә. Очрашу өчен бирелгән өч көн эчендә утыручылар һәм аларның якыннары үзләре ашарга әзерләп ашый ала.

Килүчеләр үзләре дә тикшерү уза.

“Хатыннарны хатын-кызлар, ә ир-атларны ирләр карый. Кирәк булган очракта махсус чаралар кулланырга рөхсәт ителә. Бу тыелган әйберләр алып кермәсеннәр өчен эшләнә”, - дип сөйли Гөлфия Павлова.

Мондый чаралар һич тә артык түгел. Күптән түгел 3 нче төзәтү колониясендә утыручы улы өчен әтисе туры эчәгендә наркотик алып керергә тырышкан. Ир-атны кулга алганнар һәм очрашу булмый калган.

Шуңа охшаш очрак Әлмәтнең 1 колониясендә дә булган. Алабугада яшәүче 41 яшьлек хатын төзәтү оешмасына ире янына очрашуга килә. Контроль-пропуск пунктында тентү вакытында УФСИН хезмәткәрләре аннан алып керергә тыелган әйберләрне, шулай ук наркотикларны калдыруын сораганнар. Шул вакытта хатын үзенең эчендә наркотиклар барлыгын әйтә.

Тоткарланган хатынны Әлмәт хастаханәсенә җибәрәләр. Аның эченнән ак порошок салынган төргәк һәм бер тапкыр кулланыла торган шприц алалар. Экспертиза мәгълүматлары буенча, хатынның эчендә 10 грамм көчле PVP синтетик наркотигы булган.

Тагын бер иминлек чарасы – тоткыннарның бармакларын сканерлау.

“Бу алмаштыру булмасын өчен эшләнә. Мәсәлән, колониядә утыручының игезәк сыңары булырга һәм ул туганы өчен җәза срогын үтәргә мөмкин. Мондый очрак күптән түгел генә илнең бер төбәгендә булды”, - дип әйтте 18 нче колониянең куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе.

Колониягә тыелган әйберләр алып керергә тырышу очраклары җитәрлек. Һәм һәр вакытта да тәртип бозучылар төрле хәйләләргә бара. Наркотикларны әле тастымал җөйләренә яшерәләр, әле күрсәтмичә генә шикәр кабында телефоннар алып керергә тырышалар икән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100