Уртача тәүлеклек температура тотрыклы рәвештә +5 градустан югары булса җәйге тәгәрмәчкә күчәргә ярый, дигән традицион кагыйдәгә һәрвакытта да ышанырга ярамый. Синоптик Татьяна Позднякова «Ридус» интернет-газетасына биргән интервьюсында тагын нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлата.
Аның сүзләренчә, башкалада уртача тәүлеклек температура +4..+5 градуска җиткән инде. Нәтиҗәдә, көндез кар эри, ә төнлә катыра, шуның аркасында юлларда бозлавык барлыкка килә.
Позднякова билгеләп үткәнчә, әгәр һава торышы фаразларында төнге сәгатьләрдә бозлавык хасил булуы турында хәбәр итәләр икән, җәйге тәгәрмәчкә күчәргә ашыкмаска кирәк.