Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнләшү сәбәпле хатынын балконнан төртеп төшергән элекке авыл башлыгын 7 елга утырттылар

news_top_970_100
Көнләшү сәбәпле хатынын балконнан төртеп төшергән элекке авыл башлыгын 7 елга утырттылар
https://ufa1.ru/

Уфада хатынын үтермәкче булган кешене хөкем иттеләр. Ул элек авыл башлыгы булган.

Октябрь районы суды Аскын районы Кубыяз авылы башлыгы булып эшләгән 25 яшьлек Радик Туктагуловка хөкем карары чыгарды.

Суд карарыннан билгеле булганча, бу хәл Уфада апрель аенда була. Ир, көнләшү сәбәпле, хатыны белән талаша башлый. Туктагулов исерек килеш 34 яшьлек хатынын кыйный. Ул аңа күп тапкырлар суга, тибә, аннары аяк киеме бавы белән бумакчы була, ахыр чиктә 4нче кат балконыннан төртеп төшерә. Каты тән җәрәхәтләре алса да, вакытында медицина ярдәме күрсәтү аркасында, хатын исән кала. Ир исә килгән полицейскийларга хатынының үз-үзенә кул салырга теләп балконнан сикерүен әйтә. Ул, имеш, аны бу адымнан сакламакчы булган, әмма өлгерә алмаган икән, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты вәкиле.

Суд Радик Туктагуловны 7 елга каты режимлы колониягә хөкем итә, хатыны файдасына 1 миллион сум компенсация дә түләргә тиеш, дигән карар чыгара.

Радик Туктагулов 2015-2019 елларда Кубыяз авылы башлыгы булып эшләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100