news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Көнләгәнгә үтергән»: хатын-кызның мәетен ике атна буе чүп полигонында эзлиләр

news_top

Барнаулда вәхшиләрчә үтерелгән хатын-кызның мәетен эзлиләр. Җинаятьтә шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар. Ул мәеттән ничек котылуын сөйләгән, тик аны инде ике атнадан артык таба алмыйлар. Бу хакта Алтай крае буенча Тикшерү комитетының Барнаул шәһәре Октябрьский районы буенча Тикшерү бүлеге җитәкчесе Максим Кирюшкин сөйләде, дип яза «Комсомольская правда».

Фаҗига 20 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр аралыкта Барнаулдагы күпфатирлы бер йортта булган. Тикшерү мәгълүматларына караганда, фатирда шикләнелүче 44 яшьлек ир-ат белән хатын-кыз бергә яшәгән. Икесе дә рәсми эштә эшләмәгәннәр. Балалары булмаган. Исерткеч эчемлекләр еш кулланганнар. Фаҗига булган көнне дә пар өенә кызмача хәлдә кайткан. Тиздән алар арасында чираттагы ызгыш купкан…

«Ул аны башка ир-атка көнләгән. Ачуы чыгып, пычакка ябышкан. Хатын-кызның күкрәк читлегенә ике мәртәбә кадаган. Бер тапкыр уң якка, бер тапкыр сул якка кададым, дип сөйләде үзе. Хатын-кыз үлгән. Моннан соң ир-ат әле берничә көн аның мәете белән бер фатирда яшәгән», – дип сөйләгән Максим Кирюшкин.

Шуннан бер көнне ир-ат җинаять эзләрен яшерергә булган. Мәетне юрганга төргән, төн җиткәнен көткән һәм, бөтен йорт йоклаганда, мәетне урамга өстерәп алып чыккан. Соңыннан ул аны чүп контейнерына салган, ә иртән чүп ташый торган машина килгән һәм контейнерлардагы чүп-чарны полигонга алып киткән.

«Аның мәетне өстерәп чыкканы подъезд эчендәге һәм урамдагы камераларга эләккән. Бу хәлнең башка шаһитлары юк», – дип аңлаткан тикшерүче.

Бу вакытта хатын-кызны туганнары эзли башлаган. Алар аның югалуы турында хәбәр иткән. Хатын-кыз аралашкан кешеләрне сораштырган вакытта ачыкланганча, ир-ат дустына бергә торган хатынын үтерүе турында сөйләгән булган. Тикшерүчеләр белән сөйләшергә чакыргач, ул бу хакта әйткән.

Хатынның мәетен әлегә тапмаганнар.

«Техника чүпне бушаткан урынны якынча ачыкладык. Әмма җыелган чүп-чар күләме бик күп. Анда чүпне Барнаулдан гына түгел, ә күрше-тирә авыллардан да китереп түгәләр, шуннан соң бөтенесен тыгызлыйлар һәм кабат алып китәләр. Трактор ярдәмендә бу урынны актарып карадык, әмма әлегә нәтиҗәсе булмады. Эзләүдә этләр дә катнаша, тик чүп полигонында чит-ят исләр бик күп», – дип сөйләгән Максим Кирюшкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар