Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Конгресс съездында татар журналистлары: халык теле, почта һәм грантлар турында

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында милләтне борчыган мәсьәләләрне сөйләштеләр. Секцияләрнең берсе «Татар матбугаты кыры: алда торган бурычлар» дип аталды. Татар журналистикасы үсеш кичерәме? Телне ничек саклап калырга? Төбәкләрдәге татар матбугатына нинди ярдәм күрсәтеләчәк?

news_top_970_100
Конгресс съездында татар журналистлары: халык теле, почта һәм грантлар турында
Салават Камалетдинов

Шамил Садыйков: «Милләтнең киләчәге булсын өчен, татар матбугатының даими һәм тотрыклы үсүе кирәк»

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков әлеге секциядә 60тан артык журналист, 12 чыгыш булуын искәртте.

– Татар матбугатының киләчәгендә дүрт бурычын күрәбез: матбугат – милләтне алга алып баручы локомотив, милли үсешнең катализаторы. Шуңа күрә милләтнең киләчәге булсын өчен, татар матбугатының даими һәм тотрыклы үсүе кирәк. Бүгенге көндә татар дөньясында күп мәгълүмат чаралары эшли. Татар матбугаты киңкырлы, бик күп төркемнәрдән, катламнардан тора.

Татарстанда «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгы бар. Анда 50дән артык татар газетасы, 10 журнал редакциясе, 3 радио һәм дистәдән артык татар телендә чыгучы телевидение эшли. Татар дөньясының төп матбугат чарасы – «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы. Моннан тыш, «Без бергә» «сеткасы» эчендә 14 төбәктә эшләүче 19 татар телле газета бар.

Татар матбугатының саллы өлеше – шәхси татар газеталары. Татар газеталары редакцияләре актив эшли, 200 мең данә белән чыгалар. Нигездә, алар шәхси эшмәкәрләр тарафыннан башкарыла.

«Татмедиа»да гына 1600 кеше эшли. Төбәкләр белән бергә татар журналистларының саны ике меңнән артып китә. Зур команда булып эшләвебез – зур сөенеч, – дип билгеләп үтте ул.

Илшат Әминов: «Әдәби телне аңлап җиткермәсәк тә, аңа тартылырга кирәк»

Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов:

– Газета, телевидение, радио, интернет соңгы татар кешесе өчен булса да эшләргә тиеш. Аларны күмәргә иртә әле. Киләчәге булсын иде, без аларга булышырга тиеш.

Хәзер яшьләр бөтенләй башка гади татар телендә сөйләшә. «Татар телен гадиләштерергә кирәк, катлаулы сүзләр кулланмаска. Яңача, шәһәр телендә сөйләшик», – диләр. Мин бу идеяне хупламыйм, чөнки татар теле – бай тел. Әдәби телне аңлап җиткермәсәк тә, аңа тартылырга кирәк.

Ул телне массакүләм чаралар сакламаса, аны башка беркем дә саклый алмаячак. Без чын, бай әдәби татар телендә сөйләшергә, язарга тиеш.

Базар чорында массакүләм чараларга эшләве авыр, реклама кими. Татар телендә эшләүче матбугатны бизнеска гына бәйләү дөрес түгел. Аларга булышырга кирәк, грантлар да булырга тиеш. Без бу проблема өстендә эшлибез, – диде ул чыгышында.

Башкортстан журналисты Халисә Мөхәммәдиева: «Татар журналистына татарлык җитми»

– Журналистиканы фән буларак өйрәтү аксый. Кайда гына укысаң да, телне белү кирәк», – диде «Рәйхан» клубы җитәкчесе, «Башкортстан» дәүләт телевидениесендә чыккан «Рәйхан» тапшыруының авторы һәм алып баручысы Халисә Мөхәммәдиева.

 Кая гына барсаң да, нинди генә чара булса да, рус телле журналистлар һәрвакыт алда, өстенрәк сыман.

Татар мәктәбе, балалар бакчасы булмаганда туган телне өйрәтеп булмый. Журналистиканы фән буларак өйрәтү аксый. Кайда гына укысаң да, телне белү кирәк. Кемгәдер кыюлык, кемгәдер тыйнаклык җитми. Иң мөһиме – журналист гайбәтче булырга тиеш түгел. Һәр ике якны да тыңларга тиеш.

Татар журналистына татар телен, тарихын белү шарт. Шул ук вакытта, без үзебезнең казанда гына кайнарга тиеш түгел. Чагыштыру өчен күп белергә кирәк. Үсәр өчен чагыштырырга, дөнья күрергә кирәк. Россия күләмендә атаклы журналистлар бар. Әмма без арттарак әле.

Бездә кадрлар кытлыгы юк. Редакцияләргә көн дә бер кеше килеп керә, – дип шаккаттырды кадрлар кытлыгыннан зарланган баш мөхәррирләрне Халисә Мөхәммәдиева. Әмма, алга таба дәвам иткәч, бу «кадрларның» журналист булып эшли алмаганлыгы ачыкланды.

– ...Әмма алар телне, журналистиканы белми. Аларның бер генә җөмләсен укып карасагыз иде. Андый белгечне сез идән юарга да алмас идегез. Дәреслекләр дә безгә барысын да биреп бетерә алмый. Тумыштан ук журналист булып туарга кирәк, – диде Халисә Мөхәммәдиева.

Халисә Мөхәммәдиева яза белмәгән, әмма биш ел буе журналистикада укыган шундый белгечләрнең берсен мисал итеп китерде. Әмма яза белмәсә дә, ул кешеләр белән сөйләшә алган икән, шул сәбәпле, журналистикада бераз йөри алган әле. Хәзер исә чәчәк сата икән, Халисә ханым ул журналист язмышы өчен канәгать булуын әйтте. «Әгәр ул бөтенләй яза белми икән, нигә ул биш ел укып йөргән? Нигә укытканнар аны?» дигән сорау куйды Халисә ханым.

Алга таба китеп – Халисә Мөхәммәдиеваның бу чыгышына Рәмис Латыйпов җавап бирде. «Мәзәктәге кебек икән – бер кеше пылау пешердем дигән, әмма дөгесе булмады, ди икән. Ите дә юк иде, дөгесе белән ите булмагач, кишерен дә салып тормадым дигән. Журналистлар бар, яза белми дигәч, шуның төсле булган...», – диде ул.

Рәмис Латыйпов: «Кеше җиңел теманы укып арыган»

«1997 елда Бөтендөнья татар конгрессының икенче съездында делегатлар, татар телле сайт булдырырга кирәк, дигән карар кабул итә. Шуннан соң, «Интертат» электрон газетасы эшли башлый. Быел шушы вакыйгаларның юбилеен үткәрдек. Корылтайның булышуы нигезендә, татар дөньясында электрон газета барлыкка килде», – дигән кереш сүз әйтте Шамил Садыйков.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов:

– Без бөтенебез дә «Татар матбугаты» дигән зур көймәдә йөзәбез, безнең ни рәвешле алга баруыбыз һәрберебезнең моңа нинди өлеш кертә алуыннан тора.

Татар электрон газеталары үсеше Бөтендөнья татар конгрессына турыдан-туры бәйле. Үз вакытында Бөтендөнья татар конгрессы делегатлары бик дөрес карар кабул иткән. 1997 елда электрон сайт булырга тиеш дигән карар кабул ителә, тиз генә булмаса да, биш елдан соң ул сайт ачыла. Менә хәзер дә без шушы карарның нәтиҗәләрен күрә алабыз. Татар телле сайтлар үсештә, башка милли республикалар белән чагыштыра торган да түгел.

«Интертат» – 2017 елдан бирле иң күп укыла торган татар электрон газетасы. Сайтыбызга керүчеләр санын барлаган статистикага карасак, укучылар саны елдан-ел арта. Мәсәлән, былтыр уникаль укучылар саны 1 млн 120 меңнән артып китте. Сайтны укучылар саны – 29 млн. Илшат Әминов соңгы татар калганчы эшлик диде, әлегә укучылар саны арта гына бара.

Бу сан безнең потенциал зур дигәнне күрсәтә. «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Матбугат.ру», «Арча хәбәрләре», «Сөембикә»нең укучылары да күп. Башкортстанда чыга торган вакытлы матбугат белән чагыштырсак – аларда электрон газеталар соңрак чыга башлаган, шунлыктан, мактанырлык күренешләр юк. Башкортстанда иң күп укылган башкорт телле сайтларның позицияләре бездәге кадәр түгел. Анда да татар сайтларын – «Кызыл таң», «Тулпар», «Казан утлары», «Сөембикә», «Шәһри Казан», «Интертат»ны укыйлар.

«Интертат» сайтында көндәлек укучылар саны 12–16 мең булса, бервакыт бер көндә 62 мең укучы кергән иде. Мин бу санны соңгысы дип уйламыйм. Бер яктан караганда, бу сан сөендерә, чөнки безнең үсәргә мөмкинлек бар. Икенче яктан караганда, димәк, без эшләп җиткермибез. Киләчәктә тагын да үсәргә, дигән стимул барлыкка килә.

Татар матбугатын алып баручылар белә торгандыр: электрон газетага төп укучы социаль челтәрләрдән керә. Социаль челтәрләрдә чикләүләр барлыкка килү сәбәпле, соңгы вакытларда эшебез авырайды. Атамаларын әйтергә ярамаган төп ике ресурсыбызны югалттык.

Татар кешесе җиңел темалар ярата, дип әйтәбез. «Интертат» сайтында былтыр иң күп укылган рубрика сәясәт иде. Бу минем өчен гаҗәп булды, кеше җиңел темадан арыган, дип уйлыйм, – дигән нәтиҗә ясады ул.

Рәмис Латыйпов: «Татар журналистлары халык телендә язарга тиеш»

Рәмис Латыйпов чыгышының икенче өлешен тел мәсьәләсенә багышлады. Ул журналистларны халык сөйләшкән телдә язарга чакырды.

– Габдулла Тукай халык сөйләшкән телдә язган, шуңа күрә популяр булган. Ул чорда да кемдер гарәп-фарсы алынмалары белән чуарланган, халыктан ерак телне әдәби тел дип уйлап, халыктан ераклашкан. 

Татар журналистлары халык сөйләшкән телдә язарга тиеш. Югары стиль дип уйлап, ясалма телдә яза башласак, бу – халыкның читләшүенә китерәчәк. Кеше сөйләшкән гади телдә язарга тиешбез. Без сөйләшкән тел – урам теле түгел, без үзара да әдәби татар телендә сөйләшәбез. Әмма, матбугат «чәчәкләп-чуарлап» язылырга тиеш, дигән фикер бар. Фәлән кешенең баласы туды, дип түгел, ә мәхәббәт җимешләре дөньяга аваз салды, дип язалар. Халык алай сөйләшми. Мин алай язмаска кирәк дип тә әйтмим. Әмма бу – бөтенләй башка төрле стиль, – диде ул.

– Минем әнинең авылында – Мөслим районында – сүз саен «бәтәч» дип әйтәләр. Без шулай язабызмыни? – дип сорады Илшат Әминов.

– Сез аны ни дәрәҗәдә кулланасыз инде. Көн саен бал ашап торсаң, бал да туйдыра. Халык телендә шундый сүз бар һәм ул әдәби тел икән, нигә әле аны кулланмаска, ди? «Татмедиа»га укуларга килгән Мәскәү белгечләре дә, кешенең сөйләм стилен сакларга тиеш, дип әйтә, – дип җавап кайтарды Рәмис Латыйпов.

Әңгәмәгә Шамил Садыйков кушылды:

– Андый дискуссия булу – шәп әйбер. Бу безнең үскәнлегебезне, тәнкыйди караш булырга тиешлеген күрсәтә. Шул ук вакытта телнең тере организм икәнлеген аңлыйк. Тел һәрвакытта кеше белән бергә үсә, үзгәрә, бер рәвештә генә тора алмый, – диде ул.

Алга таба «Татар-информ»ның татар редакциясе һәм «Интертат» сайтларының баш мөхәррире татар журналистларын бер түбә астында икәнне аңлап эшләргә өндәде:

– Миллилек, татарлык югалырга тиеш түгел. Татар журналистлары киң күңелле булсын иде, бер-берсен үстерсен, телгә алсын иде. Без, татар журналистлары, матбугатны күтәрү өчен бергәләп тырышырга тиеш. Укучыларыбыз күбрәк булган саен без көчлерәк булабыз», – диде Рәмис Латыйпов.

Гөлнара Сабирова: «Зинһар, урам теленә күчмик»

«Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, урам теленә күчә калсак, татар теле бетәчәк, дип саный:

– Без – Илшат Юнысович (Әминов) белән консерваторлар. Рәмис Латыйповка каршы түгел, әмма фикере белән килешеп бетмибез. Рәмис, гади тел дигәндә, урам теле турында сөйләмидер.

Мин «Татарстан яшьләре» газетасында Исмәгыйль Шәрәфиев мәктәбен узуым белән горурланам. Исмәгыйль абый безне ул вакытта ук гади итеп язарга өйрәтте, әмма ул «гади тел» шулкадәр матур тел иде. Һәм ул – бик күп татар матбугатына күчкән тел, чөнки «Татарстан яшьләре»ннән чыккан бик күп шәкертләр бөтен республика һәм башка төбәк матбугатында эшли.

Әгәр без бүген, халык нинди телдә сөйләшә, шулай язарга телибез, дип әйтәбез икән, берничә елдан телебез бөтенләй калмаячак. Мин ялларда авылга кайтып киләм, авылда татар балалары русча сөйләшә. Без аларга телебезне җиткерергә тиеш. Әлбәттә, бу «чишмә башлары» турында сүз бармый, үзебез сөйләшә торган гади матур татар телендә. Әмма һич кенә урам телендә түгел. Һәм бүген ул «Сөембикә» журналы, «Ватаным Татарстан»да һ.б. матбугат чараларында да саклана. Без шуны, зинһар өчен, саклыйк, урам теленә күчмик. Булганын киләчәк буыннарга җиткерик, – диде ул, фикерен төгәлләп.

Гөлнара Сабирова: «Интернетны безгә газета чыгаруда ярдәмче буларак файдаланырга кирәк»

Гөлнара Сабирова чыгышын ВКонтакте челтәрендә эшләү темасы белән дәвам итте.

– «Ватаным Татарстан» газетасының басма тиражы 16 меңнән артык. Атнасына дүрт тапкыр чыга. Газета интернетта 3 ел эшли. Бүген безне интернетта тәүлегенә 8 – 8,5 мең кеше укый. Безнең эшчәнлегебездә зур этәргеч – ВКонтакте социаль челтәре.

Биш-ун ел элек, интернет басма матбугатны үтерәчәк, дигән сүзләр ишетергә туры килде. Мин моның белән килешмим. ВКонтакте челтәре – безгә газетаны ясарга булышучы төп корал, чөнки без төркемебездә сораштырулар уздырабыз, аннан бик күп кайтавазлар җыябыз. Барлыгы 30 меңнән артык язылучыбыз бар. Бу – миллионнар белән чагыштырганда күп түгел, әмма бу – без теләгән сыйфат. Халык бездә аралаша, сораулар бирә, темалар тәкъдим итәләр.

Интернетны безгә газета чыгаруда ярдәмче буларак файдаланырга кирәк. Интернет безгә хәтта басма газетага яңа язылучылар алып килде.

Алга таба чыгышны «Ватаным Татарстан»ның SMM-белгече Ильяс Баһауов дәвам итте:

– Соңгы елларда күп кенә басма мәгълүмат чаралары тыелган социаль челтәрләргә күченде, ВКонтактега азрак игътибар бирә башлады. Минемчә, бу – ялгышлык. Хәзер ВКонтакте икенче үсешен кичерә. 2022 елның беренче кварталында ВКонтактеда яңа кулланучылар саны 63 процентка арткан. «Ватаным Татарстан»ның ВКонтакте төркемендә 30 меңнән артык язылучы бар. Аена уртача 55 мең карау, 2500 комментарий җыела, көненә 7500 уникаль кулланучы керә. Башка матбугат чаралары белән чагыштырганда бу – зур аерма.

Өс-киемгә карап каршы алырлар, ди халык. Төркемдә дә нәкъ шул кагыйдә: аның бизәлеше булырга тиеш. Үзегезнең логотибыгыз, анимацион тышлык булсын, хат алу мөмкинлеген кушарга кирәк – бу аудитория белән элемтәне тагын да якынайта. Иң элек кайсы аудитория өчен эшләвегезне ачыклау мөһим. Яшьләр аудиториясе була калса, битегезне рецептлар белән тутырасыз икән, бу аларга кызык булмаячак.

Соңгы арада ВКонтактеда клиплар үсеш кичерә. Сторизлар куеп була, сораштырулар үткәрергә мөмкин. Фоторепортажларны аерым төркемегезгә урнаштырсагыз, файдасы булачак. Кеше үзенә ошаган фотосурәтне шунда ук йөкләп алырга мөмкин.

Матбугат чаралары язмаларын сылтама белән куя, укучыларын сайтка кертергә тырышалар. Ансыз булмый, ләкин ара-тирә язмаларны сылтамасыз куйсагыз, күбрәк карау китерәчәк. Текстларда елмаю билгеләрен кулланырга курыкмагыз. Бу текстыгызны бизәп җибәрәчәк. Лидларыгызны 3-4 юлдан арттырмагыз. Күбрәк булган очракта, карамыйча узып китәчәкләр. Социаль челтәрләрдә рәсмилектән качарга кирәк, шул очракта аудитория тартылачак. Аудиторияне җәлеп итәр өчен бәйгеләр уздырырга онытмагыз һәм алар төрле булырга тиеш, – дигән фикер-киңәшләре белән уртаклашты ул.

Исхак Хәлимов: «Ана телен факультатив рәвештә өйрәнгән бала татар газетасын укымый»

Ульяновскиның «Өмет» газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов фикеренчә, туган телне факультатив рәвештә өйрәнгән балаларның татарча газета уку теләге һәм мөмкинлеге чикле.

– Татар телен Ульяновскида факультатив рәвештә түгәрәкләрдә генә өйрәнәләр. Баланың татарча фикер язарлык итеп өйрәнүе бик шикле. Димитровград шәһәрендә генә Габдулла Тукай исемендәге 22 нче мәктәптә татар телен фән буларак өйрәнәләр.

Хәзерге шартларда татарча газета тиражын саклап калу авырлаша. Буын үзгәрә, яшьләр укымый, ә өлкән буын бакыйлыкка күчә.

Ульяновскида 43 газета чыга, шуның икесе – татар телендә. «Өмет» газетасы 4600 данә белән чыга. Газетаның 90 проценты почта аша таратыла, 10 проценты газета киоскларында сатыла. Редакциядә алты кеше эшли. Шуларның дүртесе – иҗади хезмәткәрләр. Россия төбәкләрендә татарча камил мәкалә яза белүче, татарча фикер йөртүче журналистлар җитми, кытлык күзәтелә. Абитуриентларны Казанга укырга җибәрү мөмкинлеге дә чикле.

Газетаны саклау өчен эчтәлек өстендә эшләргә кирәк. Халыкны борчыган проблемаларны, дин турындагы популяр язучыларның хикәяләрен яратып укыйлар. Әмма милли темадан читләшәләр.

«Татмедиа» оештырган укуларда күп нәрсәгә өйрәндек, оештыручыларга рәхмәтлебез. Алар киләчәктә дә булсын иде, дистанцион форматта уку бик уңайлы, – диде ул.

Төбәкләрдә почта бүлекләре ябылган: «Позорище!»

– Сездә ничектер, әмма безнең өлкәдә шактый татар авылларында, хезмәт хаклары түбән булу сәбәпле, почта бүлекләре ябылды, – дип чаң сукты Исхак Хәлимов. – Авылларда хәзер дәүләт кибетләре юк. Районнан газетаны почтамтка тапшыралар, өлкән яшьтәге әби-бабайлар почтага барып алырга тиеш була. Үткән атнада өлкә губернаторы урынбасары Александр Коробкога шушы проблема турында җыелышта җиткергән идем. Ул: «Сезнең һәр районда татар автономиясенең бүлекчәләре, аларның активистлары бар. Газетаны таратырга, бәлкем, алар ярдәм итәр?» – диде. Бездә менә шундый хәлләр.

– Позорище! – диде залда утырган Ульяновск Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин.

– Газета укучылары белән тыгыз элемтәдә булырга тырышабыз. Кварталга бер тапкыр өлкә татар автономиясе бездә татар теле һәм мәдәнияте көннәре үткәрә. Һәр татар авылына барып, мәктәп укучылары белән очрашулар үткәрәбез. Подписка белән шөгыльләнгән почтальоннарга бүләкләр тапшырабыз. Почтальоннарга рәхмәт сүзләребезне әйтәбез, акчалата бүләк бирәбез. Аларны шулай гына кызыксындырып була, чөнки хезмәт хаклары түбән – аена 4+5 мең сум, өстәвенә аларга товар сатарга кушалар, газета сумкасына төяп, халыкка таратып йөриләр, – диде Исхак Хәлимов.

Марий Элның «Якташлар» шәхси газетасы баш мөхәррире Фәнил Мусин бу проблемадан башкача чыгу юлын тапкан. Алар почта аркылы эшләми, шәхси почтальоннары бар икән.

– Хәзерге вакытта газета бәясенең 70 проценты – почта бәясе, шуның 30 проценты гына газета чыгару өчен кала. Бәрәңге районында почтальоннарны эшкә алдык, безнең үз почта системасы бар. Бер газетаны бастыру уртача 11 меңгә төшә, – диде ул.

Районда өч дистә татар авылы бар икән. Һәрберсендә килешү буенча үз почтальоннарын эшкә алганнар. Типографиядән кайтышлый машинада һәр авылда газета калдырып китәләр – нәтиҗәдә җомга саны пәнҗешәмбе үк укучы кулына килеп керә икән.

Журналистикада укыган бала туган ягына эшләргә кайтырмы?

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков журналистларны әзерләү өчен Казанда шартлар тудырылганын әйтте.

– Моңа кадәр татар телле журналистлар КФУның журналистика факультетында әзерләнә иде. Ләкин берничә ел дәвамында анда кафедралар кыскартылды, бушлай уку системасы бетерелде. Ничарадан-бичара, журналистларны филология юнәлешендә әзерли башладык.

Журналистны татар теленә өйрәтеп булмый. Телнең камиллеге ана сөте белән кермәсә, булмый. Иң мөһиме – телне өйрәтүгә караганда, татар телле балаларга журналистиканы өйрәтүе күпкә җиңел. Моны без эксперимент рәвешендә уздырабыз.

Илназ Фазуллин җитәкләгән «Ялкын» журналында бу балалар ике ел рәттән укый, киләсе уку елына да бу белгечлеккә гаризалар кабул ителәчәк, барлыгы 25 бюджет урыны каралган. Бүгенге көндә Оренбург, Марий Эл, Башкортстаннан килгән балалар укый. Сезнең төбәкләрдә балаларның журналистикага укыйсылары килсә, аларны безгә җибәрә аласыз. Кадрлар әзерләү буенча да зур эш булыр иде, – дип мөрәҗәгать итте ул.

– Сездә – Татмедиада, Татарстанда калалар алар. Туган якларына эшләргә кайтмыйлар. Элекке кебек юллама системасы булса иде икән, – дип җавап бирделәр залдан.

– Әйдәгез, әгәр дә шул ният белән килсә, укырга керү мөмкинлеген тудырабыз. Анысын сөйләшергә була, – диде Шамил Садыйков.

Илназ Фазуллин: «Татар телле контент интернетта төрле формада күбрәк булган саен, ул телнең саклануына өлеш кертәчәк»

«Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин видеохостинглар өчен татарча, заманча, сыйфатлы контент әзерләү темасына чыгыш ясады.

– Мәктәпләргә очрашуга йөрибез. «Ялкын» журналы турында белүче укучылар бик сирәк була. Бу – замананың үзгәрүе, интернетның киңәюе һ.б. проблемалар аркасында килеп чыккан әйбер.

Журналыбыз сыйфатлы, матур. 80-90 процент язмалар – мәктәп укучылары һәм студентларныкы. Үзебезнең редакциядәге журналистлар да – бездә тәрбияләнгән, үскән кешеләр.

Соңгы ике елда, актив рәвештә, «Татмедиа» АҖында, дүрт редакция бергә кушылып, «Tatmedia Junior» дигән 30дан артык проектны тормышка ашырабыз. Һәр редакциянең үз аудиториясенә караган видеолары даими чыгып бара.

Безнең редакция 12 проектны алып бара. Алар You Tube, ВКонтакте челтәрендәге төркемнәребездә урнаштырыла. Безнең төп аудитория – яшьләр, шуңа күрә видеоларны без вертикаль һәм горизонталь форматта төшерәбез.

Видеоларны сыйфатлы итеп төшерергә кирәк, аның профессиональ камерага төшерелүе әһәмиятле. Видеоның уңышы – дөрес яздырылган тавыш, дөрес көйләнгән уттан (яктылык) тора. Бер съемкада берничә камерага төшерү дә яхшы. Нәтиҗә өчен видеоның уңышы – башисеме, тэглар, тышлыгы, видеоны берничә өлешкә бүлеп, әһәмиятле фразаларын язып чыгу, видеоның сылтамасын бер сәгать эчендә төркемнәргә тарату кирәк.

«Tatmedia Junior» узган ел 500дән артык тапшыру эшләде, You Tube һәм ВКонтактены кушып, ике миллионнан артык карау булды. Татар телле контент интернетта төрле формада күбрәк булган саен, телнең үсеше, үзгәрүе, саклануына өлеш кертәчәк – диде ул.

Рамилә Сәхабетдинова: «Балаларга кечкенәдән үк журналистикага юнәлеш бирергә кирәк»

«Шаян ТВ» башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова, татар телле журналистлар булсын өчен, балаларга кечкенәдән үк журналистикага юнәлеш бирү мөһим, дип саный.

– Татар телендә яхшы аралаша, яза торган кадрлар аз, диләр – килешеп бетмим. Бездә татар балалары эшли, алар киләчәктә тормыш юлын журналистика белән бәйләргә тели. Мин кечкенә вакытта «Яшь ленинчы» газетасына яза идем, мине шулай тәрбияләделәр һәм журналист булып киттем. Үзебез тәрбияләгән балалар хәзер редактор да, режиссер да булып эшли.

Безнең балаларга кечкенәдән үк юнәлешләр бирергә, тәрбияләргә кирәк. Бу һөнәрнең файдалы һәм кирәкле икәнлеген аңлату мөһим.

«Шаян ТВ» каналында балалар татар әдәби телендә сөйли. Без «кечкенәдән мин журналист булырга хыялландым» дигән балалар үстерергә тиеш. Без балаларны язарга да өйрәтергә тиеш. Бездә, мәсәлән, балалар редколлегиясе дә бар. Алар «Шаян ТВ» сайтында мәкаләләрен бастыра, очрашалар һәм алар моны күреп, шатлана, рухлана. Без татар контентын, мохитен булдырырга тиеш.

Ульяновскида Мәләкәс гимназиясендә «Шаян ТВ» каналының филиалы оешты. Филиалларыбыз республика күләмендә дә бар. Теләгегез булса, без сезгә килә алабыз. Безнең каналның филиаллары татарлар яши торган бөтен җирдә булырга тиеш. Балаларга без барысын да өйрәтәбез. Алар видеоларын безгә төшереп җибәрә ала.

Безнең яшь блогерлар мәктәбе дә яхшы эшли. Балалар телевидение һөнәрләрен өйрәнә һәм телевидениенең нәрсә икәнлеген аңлый. Бу – балаларны телевидениегә тарту буенча кызыклы чара, – диде Рамилә Сәхабетдинова.

Зилә Фәйзуллина: «Замана белән бергә атларга телибез икән, игътибарны социаль челтәрләргә юнәлтергә тиешбез»

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина балалар басмаларының күптармаклы эш форматына тукталды.

– Казанда үзара татарча аралашучы балалар саны күп микән? Бик аз. Бу – зур проблема. Балалар татарча сөйләшми икән, эшебез үткен түгел.

Шулчак Рамилә Сәхабетдинова кушылды: «Безне балалар «Шаян ТВ»да татар телендә сатып җибәрә!»

– Сатып җибәрсәләр, бөтен бала татарча сөйләшер иде. Максат – туган телне тарату. Менә хәзер бергәләп уйланып алыйк әле.

Һәр әти-әни үз баласына бәхет тели. Бәхетле булсын иде дип, иртән торабыз, кичен ятабыз. Ләкин дөнья шуның кадәр тиз үзгәрә! Бу дөнья артыннан куып, конкуренциягә ирешерлек шәхесне без ничек тәрбияләргә тиеш? 10 – 15 елдан соң без бүген биргән күнекмәләр аларга кирәк булырмы? Безнең балалар нәрсә турында хыяллана? Менә шул сорауларны үзебезгә бирик һәм җавап эзлик.

Эзләнүләр бөтен дөнья буйлап бара, балаларны өйрәнәләр. Минемчә, иң уңышлы теория – буыннар теориясе. Игътибар итегез, безнең балалар – бөтенләй башка кешеләр. Алар нык аерыла. Уйлаулары башка төрле, дөньяны башка төрле кабул итәләр. Бу буын тормышын гаджетларсыз күзалламый. Алар җайлы итеп заманча технологияләрендә «йөзә», без белмәгән әйберләрне басалар, кабызалар. Текстны да укып тормыйлар, интернеттан җыялар да, 2-3 минутлык видео карыйлар.

Замана белән бергә атларга телибез икән, игътибарны интернетка – социаль челтәрләргә юнәлтергә тиешбез. Балалар өчен популяр каналлар коточкыч күп карау җыя! Безнең максат – балаларның татар телендәге видео һәм журнал-китапларны шулай ук кызыксынып караулары. Телне башкача өйрәнеп булмаячак.

Видеолар төшерә башлау басма матбугатны бетермәсме, дигән зур куркыныч бар иде. Бөтен кеше интернетка күчеп бетәр дә, журналларны-китапларны укучы булмас, диючеләр әле дә бар. Шул упкынны булдырмас өчен, без социаль челтәрләргә таба борылдык. Интернетта балалар өчен татарча материал юк дип әйтсәк – әйе, ул аз, ләкин ул бар. Без аны булдыра башладык.

Без «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларын мультимедиа басма дип атыйбыз, чөнки алар интерактив уен шикелле кабул ителә. Журнал эчендә ябыштыргычлар, уеннар, qr-кодлар бар (аның аша кереп, видео тыңлап була). Шулай итеп, баланың игътибарын телгә җәлеп итеп була, – диде Зилә Фәйзуллина.

Радик Сабиров: «Телеграмның төп өстенлеге – оператив хәбәр бирүдә»

– Күбебез хәзер Телеграм каналларда утыра. Ләкин Телеграм каналга язылучылар чакыру җиңел түгел. Радик Сабиров шуның серен тапкан, – дип игълан итте чираттагы спикерны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмати-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.

«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров татар матбугатының Телеграмда эшләү тәҗрибәсе турында сөйләде:

– Быел Телеграм үсә башлады. Ул тулы форматтагы ресурска әйләнде. Моңа кадәр әле ул аралашу чарасы гына иде. Мин аны узган елда, киләчәк Телеграм кулында, дип саный башлаган идем.

Телеграмда «Шәһри Казан» газетасын алып барам. Бу канал – татар телле аудиторияләр арасында иң күп санлысы. Аның төп өстенлеге – оператив хәбәр бирүдә. ВКонтакте, «Одноклассники» белән чагыштырганда, хәбәрне күрсәтү алгоритмнарга, «лайк»ларга, комментарийларга карамый. Хәбәрне элүгә, кеше аны шунда ук күрә. Кеше бик күп репост ясый, 300 процентка да җитә хәтта. Сайтка алып керү мөмкинлеге зур. Сайт белән генә чикләнергә кирәкми. Без, 3 мең язылучы җыелганчы, бөтенләй сайтка сылтама куймадык. Чит ресурсларга «пессимизация» ясамый. Телеграмда, мәсәлән, You Yube сылтамасын куеп, караулар санын арттыру мөмкинлеге бар. Телеграмда хәбәрләргә смайллар кую мөмкинлеге бар, моны без 3 мең язылучы җыелгач ачтык. Узган ел без, 2022 елда язылучыларның санын 5 меңгә җиткерергә, дигән максат куйган идек. Кайбер ресурсларның юкка чыгуы ярдәм итте – Телеграм каналыбызда бүген 7 меңнән артык язылучы бар. Инде хәзер 10 меңгә җиткерергә, дигән максат куйдык.

Миңа «Матбугат.ру»ның Телеграм каналы ошый. Анда чын мәгънәсендә аралашу мәйданчыгы булдырылган, комментарийлар да күп. Әлбәттә, даимилек кирәк. Көненә кимендә 3 – 4 пост куярга кирәк. Артыгы да ярамый, күпкә киткәч, кеше кача. Статистиканы күзәтеп барырга кирәк, – дигән серләре белән бүлеште ул.

Әлеге секциядә шулай ук «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева, Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы баш мөхәррире Рәмзия Габбасова чыгыш ясады.

Очрашу азагында конгресс төбәкләрдә эшләүче журналистлар өчен грантлар бирергә тиеш, бу конгресс съезды резолюциясенә керергә тиеш дигән фикер әйтелде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100