2024 елда Татарстанда маляриянең читтән кергән 1 очрагы теркәлде – авыру йоктырган кеше Конгодан кайткан. 2010-2023 елларда республикада авыруның 31 очрагы теркәлгән. Татарстан халкы малярияне Суданнан, Һиндстаннан, Йәмәннән, Пакыстаннан, Төркиядән, Сьерра-Леоннан, Гайанадан, Анголадан, Танзаниядән, Руандадан, Чадтан «ияртеп» алып кайта. Бу хакта республиканың Роспотребнадзор идарәсенә сылтама белән «Челнинские известия» яза.
«Татарстанда ел саен сулыкларны малярия черкиләренә каршы эшкәртәләр, эшкәртүнең гомуми мәйданы 1 129 гектар. Шуңа күрә соңгы 16 елда авыруның республикада йогу очраклары күзәтелми. Әмма республикада яшәүчеләр Африка, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Көнчыгыш Урта диңгез, Үзәк һәм Көньяк Американың эндемик илләренә баргач авыру йоктырырга мөмкин», – диләр Роспотребнадзорда.
Малярия Anopheles черкиләре тешләгәннән соң йога. Авыру катлаулы уза – бизгәк тота, бавыр һәм талак зурая. Дүрт төрнең иң куркынычы – тропик төр, бу очракта кеше хәтта үләргә дә мөмкин.
Эндемик илләрдә булганда малярия йоктырмас өчен нишләргә:
– Барачак илдә малярия очраклары теркәләме-юкмы икәнен туроператордан белешергә кирәк;
– Химиопрофилактика курсы кабул итү турында табиб белән киңәшергә;
– Тукталу өчен тәрәзәләрендә москит челтәре һәм номерда фумигаторлар булган кунакханә сайларга;
– Туристларның бәяләмәләрен укырга;
– Тәннең ачык өлешләренә һәм киемгә репеллентлар, ә бина эчендә фумигаторлар кулланырга;
– Тыгыз, ачык төстәге тукымадан тәнне каплый торган кием кияргә;
– Кич һәм төнлә черкиләр актив булганда урамда йөрмәскә;
– Экзотик экскурсияләр вакытында һәм табигатьтә төн кунганда йөзне каплый торган москит челтәрләре кулланырга.