Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнгә ничә тапкыр тәүбә итәргә кирәк?

news_top_970_100
Көнгә ничә тапкыр тәүбә итәргә кирәк?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» телеграм-каналында тәүбә итү турында аңлатма бирелә.

Көнгә ничә тапкыр тәүбә итәргә кирәк?

Тәүбә кылу – бу сүзләрне аңлыйбыз инде. Ләкин гөнаһ кылганга күрә генә түгел, һәрдаим тәүбә кылу тиешле.

Тәүбә кылу – ул гөнаһларыбыз, хата-кимчелекләребез өчен Аллаһыдан гафу итүен сорау. Аның иң гади, әмма иң саваплы ысулы – әлеге сүзләр: استغفر الله العظيم و اتوب اليه

Әстәгъфируллаһүл-газ̣ыйм вә әтүбү иләйһи.

Бөек Аллаһыдан гөнаһларымны гафу итүен сорыймын. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әлеге сүзләрне көненә 100 МӘРТӘБӘ әйткән.

Күз алдыбызга китерик, җир йөзенә рәхмәт буларак җибәрелгән, хата-кимчелекләрдән ерак булган кеше бу сүзләрне көненә 100 тапкыр әйткән. Ә без ничә тапкыр әйтергә тиеш икән?!

Тәүбә кылуның ике шарты бар.

1. Тәүбә кылган кеше гөнаһлары өчен ихластан үкенергә тиеш.

2. Ул Аллаһыдан куркып, гөнаһлар кылудан туктарга һәм аларга башка кайтмаска, ягъни аларны кылмаска тиеш. Тәүбә кылуның махсус намазы да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100