Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Конфликтка нокта куйдык» - Ильмира Нәгыймова белән Зәринә Асылкаева дуслашкан

news_top_970_100
«Конфликтка нокта куйдык» - Ильмира Нәгыймова белән Зәринә Асылкаева дуслашкан
"Татар-информ" архивы

Узган ел Ильмира Нәгыймова белән Зәринә Асылкаева арасында аз гына конфликт чыгып алган иде. Зәринә Асылкаеваның «Мин көттем» җырына төшерелгән клибы чыгып озак та үтмәде, Ильмира Нәгыймованың да «Элеккечә яратам» дип аталган клибы дөнья күрде. Әмма эш шунда – клипларның башы һәм ахыры бер-берсенә бик нык охшаган. Ильмира да, Зәринә дә чәчәкләр салынган көймә эчендә җырлыйлар.

Зәринә Асылкаева Ильмира Нәгыймованы шәхсән белмәве, әмма моның бик үк матур күренеш булмавын әйтте.  «Белмим, минем клипны күреп күчереп алганмы ул, әллә белмичә, күрмичә эшләнгәнме, әйтә алмыйм. Бер яктан, мине кабатлыйлар, димәк, мин кешеләрне илһамландырам дигән сүз. Кеше турында начар сөйлисем килми. Шулай да безнең җырларыбыз, клипларыбыз бер үк каналлардан күрсәтелә. Бөтенләй үк бер-берсенә охшамас өчен әзрәк үзгәртеп тә була бит, югыйсә», – дип сөйләгән иде ул вакытта «Интертат» ка Зәринә Асылкаева. 

Ильмира Нәгыймова исә Зәринәнең әлеге клибын күргәнем юк дип ант эчте. «Минем клипны TMTV продакшн төшерде. Аларның идеяләре, мин килеп, тиешле рольне генә башкардым», – дип аңлатты. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

Ниһаять, бер концерт вакытында кызлар шәхсән танышканнар. Клип буенча чыккан онлайн низагка да нокта куелган. Бу хакта алар социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

«Конфликтка нокта куелды. Киләчәктә көймәдә уртак клип төшерергә һәм көймә турында җыр башкарырга килештек», – дип язып куйган Зәринә. Ильмира да: «Дуслаштык», – дип язып, уртак фотоларын куйган. Зәринә булачак клипларыннан шаян фото белән дә уртаклашкан.

«Алдагы фотоны яхтада һәм чәчәкләрсез генә төшерегез», «Тату яшәгез», – дип язып куйганнар Зәринәнең язылучылары бу фотолар астында. Җырлар авторы Анна Попова исә: «Конфликтка нокта куелды» хәзер канатлы сүзгә әйләнде инде», – дип комментарий калдырган, татар эстрадасында мондый низагларның даими чыгып торуына ишарәләп.  

  • Ильмира Нәгыймова белән Зәринә Асылкаева охшаш клип төшергән - кем кемнекен урлаган

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100