news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көненә күпме кара карлыган ашарга ярый?

news_top

Кара карлыганда бик күп файдалы матдәләр бар. Бу хакта «Радио-1»га клиник психолог, нутрициолог, диетолог Ольга Ромашина сөйләгән.

Аның сүзләренчә, 100 грамм кара карлыганда 200 миллиграммга кадәр С витамины бар. Кызыл карлыганда исә якынча 45 миллиграмм С витамины бар, ди белгеч.

«Шулай ук карлыган калийга бай. Калий йөрәк-кан тамырлары системасына уңай тәэсир итә һәм артык суны чыгара. Моннан тыш, бу җиләк-җимештә гемоглобин өчен файдалы тимер, тән тиресенең яшьлеген саклау өчен кирәк булган Е витамины һәм кан оешу өчен мөһим булган К витамины бар», — дип аңлатты диетолог.

Белгеч сүзләренчә, зурларга көненә 150 грамм гына кара карлыган ашарга киңәш ителә. Моннан артык ашаган очракта ашказанына артык кислота эшкәртергә туры киләчәк, диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар