
Көненә 2 литр су эчәргә кирәк, дигән сүз – миф. Чөнки суның көндәлек нормасы кешенең яшен, гәүдә авырлыгын, физик активлыгы исәпкә алып билгеләнә, дип сөйләгән Мәскәү өлкәсенең Видновский клиник хастаханәсе табибы Милена Османова. Бу хакта РИА «Новости» яза.
«Көненә 2 литр су эчәргә кирәк» дигән киңәш – уйдырма. Су нормасы яшькә, авырлыкка, физик активлыкка, климатка һәм сәламәтлек торышына бәйле. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы формуласы мондый: гәүдә авырлыгының 1 килограммына – 30-35 миллилитр су. Мәсәлән, 70 килограмм булганда норма – 2100-2450 миллилитр. Физик активлык булса, төзәтмә кертелә – 1 сәгать актив тренировка өчен тагын 500 мл су өстәлә», – дигән ул.
Шулай ук көндәлек нормада азыктан алынган сыеклык та исәпләнә, чөнки кеше суның 20 процентында ризыктан, мәсәлән, шулпадан, җиләк-җимеш һәм яшелчәдән ала.
Табиб сүзләренчә, 1 көнгә су эчү нормасын уртачалаштырсаң, өлкән хатын-кызлар көненә 2-2,5 литр чамасы, ир-атлар 2,5-3,5 литр чамасы су эчәргә тиеш була, ә йөкле хатын-кызлар гадәти нормага 0,5 литр, ә бала имезүче хатын-кызлар гадәти нормага 1 литр су өстәргә тиеш.
1 – 3 яшьлек балаларга якынча 1-1,3 литр, 4 – 8 яшьлекләргә – 1,3-1,7 литр, 9 – 13 яшьлекләргә – 1,7-2,4 литр су эчәргә киңәш итә табиб. Яшүсмерләр якынча 2-3 литр эчәргә тиеш.