news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Көне буе «утырып» торам» - блогер Розалинадан декреттагы хатын-кызлар турында шаян видео

news_top

Блогер Розалина декретта утыручы хатын-кызның бетмәс-төкәнмәс эшләрен сурәтләгән кызык видео төшергән. «Нәрсә эшләп арыйсың соң син, син бит декретта утырасың», - дигән хатка җавап итеп, блогер «утырып тору»ның нинди булганын күрсәтә.

«Мин бер дә арымыйм, дуслар. Мин бит көне буе өйдә утырып торам. Утыра башлыйм мин таң тишегеннән, күзне ачу белән. Башта зур кызны садикка җыйганда утырып торам. Әтисе аны эшкә киткәнче садикка кертеп чыга. Аннан соң мин кечкенә кыз белән өйдә утырып калам. Иң беренче бүлмәдә утырам, аннан диванда, залда, аннан кызларның бүлмәсендә, кер юу машинасы янында утырып чыгам һәм чыгып китәм кухняга. Монда мин көнозын утырырга да риза, чөнки, иң яраткан урыным.

Анда утырып арыгач, туалет-ваннага кереп утырып карыйм. Көне буе бөтен бүлмәдә утырып чыгарга тырышам. Аннан, машинага утырып, зур кыз артыннан садикка китәм. Кайвакыт елап та алам инде шулай озак утырып торганга. Аннан үземне кулга алам да, тагын китәм утырырга. Чөнки миннән башка бу өйдә берсе дә шулай яхшы итеп «утырмый», – дип шаярта ул.

Шулай көне буе «утырып» торучылар күпме арагызда?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар