Көне буе компьютер каршында утыру нәтиҗәсе: арка авыртудан интекмәс өчен табиб киңәшләре
Казандагы TEMED клиникасы баш табибы Алла Федоренко арка авырту һәм умыртка баганасын дәвалау турында сорауларга җавап бирде.
Әйдә, хәрәкәтлән
Элек: «Авыр күтәрмә, аркаң ычкыныр», – диләр иде. Ә мин берни дә күтәрмәдем, әмма бүсер (грыжа) барыбер чыкты. Ни өчен шулай?
Әгәр аркада проблемалар зур йөкләнеш аркасында гына чыкса, неврологларның яртысы эшсез калыр иде. «Чемодан һәм гер күтәргәндә саграк булыгыз», – дип кенә кисәтерләр иде. Әмма, чынлыкта, моның миллион сәбәбе бар: нәселдәнлек начар булу, дөрес тукланмау, тарту, имгәнүләр, артык авырлык, кайбер авырулар, пубертат чорда (җенси өлгерү) кисәк үсеп китү. Өстәвенә, бүсер – бик мәкерле авыру. Спортзалда артык актив кыланасыңмы? Ярты көн кар көрәдеңме? Менә арка авырта да, бераз ял итеп ал. Көн буе компьютер каршында утырасыңмы? Иртәдән кичкә кадәр машина йөртәсеңме? Протрузия – бүсерне башлангыч стадиясе килеп чыга, бәлки, шушы бераз хәрәкәтләнә башларга этәргеч бирер. Сәбәбен аңлау, дөрес дәвалау билгеләү өчен, пациентның зарларын, анамнезны, хроник авыруларны өйрәнергә, тестлар уздырырга, МРТны карарга кирәк. Консультацияләрдә без моңа тулы 1 сәгать сарыф итәбез.
Әйе, мин көн буе ноутбук каршында утырам. Әмма миңа 40 яшь кенә бит әле! Мин моны өлкән кешеләр авыруы дип уйлаган идем.
Бик киң таралган хата. 2015 елда Канада һәм Америка галимнәре нейрохирург Валид Бринджикджи җитәкчелегендә пациентларның: сау-сәламәт кешеләрнең, эшкә караганда хастаханәгә ешрак йөргәннәрнең дә 3 меңнән артык МРТсын өйрәнде. Баксаң, 20-30 яшьлек кешеләрнең 29 процентында протрузия бар. Димәк, дисклар дегенерациясе хәтта яшьләрдә дә очрый, бары тик яшь барган саен ихтималы бермә-бер арта гына. Шул ук тикшеренү мәгълүматлары буенча, 80 яшьлек пациентларның 96 процентында шушы проблема бар.
Димәк, умыртка кеше белән бергә картая?
Кайвакыт, хәтта, иртәрәк тә картая. Әгәр умырткаара дисклар «ач паекта» утыра, ягъни, тиешенчә тукланмый икән, алар тизрәк туза.
Умырткаара дисклар ни өчен ачыга
Йорт хайваннарын ашатып торырга кирәклеген беләм. Ә менә умыртка баганасын тукландыруны да күзәтеп торырга кирәклеген беренче ишетәм. Нинди меню булырга тиеш?
Кислород, глюкоза, су, аминокислоталар һәм башка бик күп нәрсә. Әмма бу – паркта һава сулап йөргәндә шикәр кимерергә кирәк дигән сүз түгел. Бу – күпкә катлаулырак.
Умырткаара дисклар конструкциясе бик хәйләкәр. Башта, кеше үскәндә, якынча 20-26 яшькә кадәр, аларның тукландыра торган кан тамырлары була. Ә умыртка баганасы үсүдән туктагач, «бушлай демоверсия» бетә. Бу вакытта инде арканы нормаль хәлдә саклау өчен тырышырга туры килә. Әгәр сәламәт яшәү рәвеше алып барсагыз, актив хәрәкәтләнсәгез, әмма шул ук вакытта үзегезне сакласагыз, барысы да яхшы. Дисклар үзләренең чикләрендә урнашкан тамырлардан җитәрлек күләмдә туклыклы матдәләр ала. Әгәр инде урындыкка берегеп утырасыз икән, аларга «официантлар» ашарга алып килми, дисклар ачыга, кибә. Һәм фиброз боҗра – аларның оборона сөяге – ныклыгын югалта, саклану юкка чыга.
Ул бу вакытта ниндидер сирена яңгырыймы, организм чаң сугамы?
Кызганыч, сау-сәламәт умырткаара дискларда нерв рецепторлары күп түгел, һәм аларның сиренасын без түземлек чиге килеп җиткәч кенә ишетәбез. Ә бу – зарарланган вакытта сез авырту тоймаячаксыз, дигән сүз.
Әмма минем арка үзен сиздерә бит! Иеләм – «ата», әзрәк йөрсәм – әле каз тәне чыга, әле ойый. Димәк, бу очракта «боржоми эчәргә» соң инде?
Алай ук түгел. Хәлне яхшыртырга, тагын да начарланмасын өчен, дискны тукландырырга, тотрыклыландырырга мөмкин. Әйдәгез, башта бүсернең нәрсә икәнен аңлатам. Болай итсәк, дәвалану механикасын аңлату җиңелрәк булыр.
Умырткаара дисклар – умырткаларны беркетә торган һәм йөгергәндә, атлап йөргәндә һәм башка активлыклар вакытында аларны зарарланудан саклый торган үзенә күрә амортизатор булып тора. Тышкы яктан дисклар яссы капсуланы хәтерләтә, алар эчендә гель сыман субстанция була – бу «пульпоз төш» дип атала. Ягъни, эче джемлы печенье кебек. Һәм, һичшиксез, төргәктә – бу саклагыч фиброз боҗра. Диск таушала башлагач, фиброз боҗраның ныклыгы кими, ул пульпоз төшне урынында начаррак тота, тегесе исә гел каядыр китәргә тырыша. Хәтта җыелып торган судан сикереп чыксагыз да өзелергә мөмкин. Пульпоз төшнең диск чикләреннән чыгуы «бүсер экструзиясе» дип атала да инде.
Пульпоз төшне урынына утырту өчен операция кирәкме?
Бик соңгы чиктә генә. Эшнең асылы – аны кире урынына утырту түгел. Ә пульпоз төшнең чыгып киткән өлеше башка тукымаларга тимәскә һәм шул сәбәпле төрле тойгылар, шул исәптән авырту китереп чыгармаска тиеш. Еш кына организм бу «качу омтылышын» үзе басарга сәләтле. Иммун система дискның төшкән өлешен дошман күрә һәм аннан котылырга тырыша:
● Хәвеф сигналы кушыла. Ялкынсыну реакциясе башлана, һөҗүм итүчене бетерү өчен, антиген-тәнчек барлыкка килә.
● «Ач армия» җибәрә. Макрофагларга – махсус иммун күзәнәкләренә – «кирмәнне» саклау һәм дошманнарны «ашап бетерү» боерыгы бирелә. Ә макрофаглар моңа шат кына. Алар, әкренләп, чит-ят матдәне юкка чыгара. Сүз уңаеннан, менә шушы вакытта авырту сизелергә мөмкин. Чөнки зарарланган урынга төрле күзәнәкләрдән ялкынсыну «шулпасы» барлыкка килә, һәм алар якын-тирәдәге йомшак тукымаларны, шул исәптән, якындагы нерв тамырчыкларын да ярсыта.
● «Уликаларны» юкка чыгара. Организм махсус ферментлар бүлеп чыгара, алар бүсер тукымасының озын аксым чылбырын вак-вак кисәкләргә кисә. Аларны соңыннан макрофаглар алып китә.
Өстәвенә, бүсер үз-үзенә кислородны, дөресрәге, туклыклы матдәләргә һәм суга юлны яба. Ул төшкәч, эзе үзенең чыганагын югалта. Бүсер әкренләп кибә, корый. Бу процесс «табигый резорбция» дип атала һәм уртача 15 айлап вакыт ала.

Арка авыртудан – лазер, энәләр һәм магнит
Димәк, табибка бармыйча, бүсернең үзе беткәнен дә көтеп ятарга була?
Алай була. Тик бөтен кешегә дә бәхет елмаймый. Еш кына бу процесска тагын берәр нәрсә комачаулый башлый, хроник авырту барлыкка килә, ә резорбция булмый. Әгәр түбәндәге билгеләр булса, ашыгыч рәвештә табибка барырга кирәк:
● мускулларда хәлсезлек булса, хәтта очлыкларның берәрсендә хәрәкәт бөтенләй туктаса;
● очлыкларның оюы булса;
● бәвел чыгару һәм дефекация бозылса.
Моннан тыш, бүсер барлыкка килү һәм алга таба үз-үзен тотышы – процесс. Бу процесста бүсерләр зураерга мөмкин. Әгәр башта бернинди билге дә булмаса, алар соңыннан барлыкка килергә мөмкин – бу авырту процессының бер өлеше. Һәм процессны табиб белән бергә контрольдә тоту яхшырак. Белгечләрнең бурычы – резорбция процессын башлап җибәрү, аңа этәргеч бирү һәм мөмкинлек булганга аны тизләтү.
Бу көрәштә TEMED нинди «корал» куллана?
Бездә комплексы алымнар бар. Һәр пациент өчен анамнезны, клиник картинаны, тормыш рәвешен исәпкә алып, дәвалануның индивидуаль планын төзибез.
Безнең кораллар арасында түбәндәгеләр бар:
● Лазер терапиясе – күзәнәкләр дәрәҗәсендә туклануны һәм энергетика алмашын тәэмин итә, тукымалар төзәлүгә этәргеч бирә, резорбциягә комачау итмичә (күп препаратлар шуның белән дан тота), авыртуны киметә;
● Магнит терапиясе – алмашу процессларына этәргеч бирә, ялкынсынуны һәм шешенүне бетерә, анальгетик тәэсир бирә;
● PRP-терапия – тукымалар яңаруга этәргеч бирә;
● Басым-дулкын терапиясе – кан әйләнешен яхшырта, бүсер шиңүне тизләтә;
● Инәле рефлекс терапиясе – мускулларда өстәмә рәвештә авырту китереп чыгара торган реактив киеренкелекне бетерә, организмда авыртуны киметә торган биологик матдәләр эшләп чыгаруны көчәйтә.
Массаж, тейплар кую, физик терапия – болар барысы да консерватив дәвалауның бер өлеше, без аларны «Модулируемая резорбция грыжи» курсында кулланабыз. TEMED клиникасы Россиядә беренче булып бу системаны куллана башлады һәм инде күп еллар пациентларга авыртудан котылырга булыша. Пациентларның бәяләмәләрен сайттан укырга була.
Моңа күпме вакыт кирәк?
Кагыйдә буларак, дәвалау 10-12 катнаш сеанстан башлана. Идеалда клиникага көн саен йөрергә кирәк, тик без барысын да аңлыйбыз: кемгәдер – офиска барасы, кемнеңдер командировкага китәсе була. Шуңа күрә әгәр көн саен йөреп булмаса, курска төзәтмәләр кертелә ала. Берсендә процедуралар күбрәк булырга мөмкин, кайсындадыр сеансларны арттырабыз. Гадәттә, сеанс 1-1,5 сәгать була. Стимуляция этабы төгәлләнгәч, без пациентка гадәттә 2-3 айга каникул бирәбез. Шуннан соң ул контроль МРТ ясый. Шулай итеп без дәвалану нәтиҗәсен бәялибез һәм өйрәнәбез һәм резорбция стимуляциясен дәвам итәргәме әллә инде ахыргы нәтиҗәгә ирешелгәнме икәнен хәл итәбез. Менә карагыз, мәсәлән: бу МРТ арасында 2 ай аерма, пациентка 66 яшь, хәтта шушы кыска вакыт эчендә дә өлкән яшьтә искиткеч нәтиҗәләргә ирешеп була.

Әлбәттә, барысы да индивидуаль. Уртача алганда, тәнәфесләр белән 2-3 курс таләп ителә, динамиканы бәяләр өчен, һәрберсеннән соң тәнәфес ясыйбыз. Еш кына бу процесс 6 ай була.
Тагын бер мисал: пациентка 25 яшь, МРТлар арасында – 6 ай. Бүсер 2 курстан соң юкка чыкты.

Гомумән, бүсер никадәр яшьрәк булса, аннан котылу шулкадәр җиңелрәк. Яңалары хәтта 1 айда да шиңәргә мөмкин, искеләре өчен якынча 1 ел кирәк була.
Резорбциядән соң нәрсә була? Доктор: «Котлыйм, сез сау-сәламәт», – дип әйтә, һәм рәхәтләнеп биергә, походка чыгып китәргә, фитнес-клубларда «тимер-томыр» күтәрергә буламы?
Әгәр TEMED табибларын сагынасыз икән инде, әлбәттә, болай эшләсәгез кабат күрешү шанслары күбрәк. Әмма без үз-үзеңне сакларга киңәш итәбез. Әгәр йөкләнеш белән артык кыланып ташлыйсыз икән – рецидив була. Әгәр барысы да яхшы икән, без үзебез дә сезне спорт белән шөгыльләнергә җибәрәбез. Тик барысы да чама белән булырга тиеш, бу – социаль челтәрләрдәге тренерлар түгел, ә сезнең физик терапевт киңәш иткән күнегүләр булса яхшырак.
Искәртеп үтәм, дәваланудан соң неврологка даими күренеп һәм умыртканың халәтен тикшереп торырга кирәк. Сәламәтлегегезгә беркайчан да вакыт жәлләмәгез.
Фотоларны ТEMED клиникасы тәкъдим итте
КАРШЫ КҮРСӘТМӘЛӘР БУЛУ ИХТИМАЛ, БЕЛГЕЧ КИҢӘШЕ КИРӘК
TEMED клиникасы
Сайт: temed.ru
Адрес: Казан шәһәре, Уң як Болак урамы, 37
Телефон: 7 (843) 567-39-67
t.me/temedru телеграм-каналында табибка сораулар бирергә була
Реклама. ООО «АЛДИ» ОГРН 1131690071820, ИНН 1655278859
Лицензия ЛО41-01181-16/00351412 от 03.09.2024