Кондиционерны дөрес кулланмау ринит, бронхиаль астма яки конъюнктивит авыруларын китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта табиб-терапевт Надежда Чернышова кисәткән. «Радио 1» хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, кондиционер фильтрларында тузан тиз җыела, ә ул төрле бактерияләр һәм аллергеннар үрчү өчен уңай мохит булып тора. Моннан тыш, җиһазны дөрес файдаланмау авыру билгеләре барлыкка килүгә дә сәбәп булырга мөмкин.
«Кондиционердан килгән салкын һава агымы бүлмәдәге һәм тыштагы һава температурасы белән зур аерма тудыра. Бу организмның артык суынуына китерә, нәтиҗәдә иммунитет зәгыйфьләнә һәм вируслы, салкын тию авырулары белән чирләү куркынычы арта», – дип аңлаткан Чернышова «Вечерняя Москва» басмасына.
Ул кондиционер фильтрын кимендә айга бер тапкыр чистартырга, салкын һава агымын бүлмә буйлап тигез юнәлтә торган саклагыч экран урнаштырырга һәм температураны 21–26 градус чикләрендә көйләргә киңәш итә.
Үз чиратында, «Скандинавия сәламәтлек үзәге»нең аллерголог-иммунологы Даниил Щепеляев RT белән әңгәмәдә офистагы кондиционерның авыр уза торган пневмониягә дә сәбәп булырга мөмкинлеген әйткән.
«Кондиционерның су җыела торган поддонында һәм дренаж системасында легионелла – авыр пневмония китереп чыгаручы бактерия үрчи, ә корпус эчендәге күгәрек гөмбәләре сулыш юллары инфекцияләренә сәбәп булырга мөмкин. Сулыш кысылу, көчле ютәл һәм югары температура инфекциянең төп билгеләре булып тора», – дип аңлаткан белгеч.
Фильтрларны даими юудан тыш, Щепеляев кондиционерны куллану сезоны башында парландыргыч белән дренаж системасын белгечләргә профессиональ чистартуга бирергә, эш бүлмәсен ешрак җилләтергә һәм салкын һава агымын кешегә туры юнәлтмәскә киңәш иткән