Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кондиционер эшләп торган бүлмәдә озак булу нигә куркыныч?

news_top_970_100
Кондиционер эшләп торган бүлмәдә озак булу нигә куркыныч?
Фото: © «Татар-информ»

Кондиционер эшләп торган бүлмәдә озак булу организмның эссегә сизгерлеген арттырырга мөмкин. Бу хакта Н.И. Пирогов исемендәге РНИМУның Россия геронтология фәнни-клиник үзәге директоры, профессор Ольга Ткачева сөйләгән, дип яза «Аргументы и факты» газетасы.

«Кондиционер эшләп торган бүлмәдән урамга чыккач, температура контрасты аркасында кешене эссе сугарга мөмкин», – дигән ул.

Бу очракларда өлкән кешеләр, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр яки терморегуляция механизмы эшчәнлеге бозылган кешеләр бигрәк тә нәзберек була. Белгеч сүзләренчә, температураның кисәк үзгәрүе аркасында кан басымы уйнарга һәм тамырларда башка өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин.

Кондиционерны бүлмәдәге һәм урамдагы һава температурасы аермасы 5-7 градустан артмаслык итеп көйләргә кирәк. Бу – организмның чиктән тыш йөкләнеш куркынычын киметә һәм сәламәтлеккә зыян китермичә генә эссегә ияләнергә булыша.

Моннан тыш, табиб, салкын һава иммун саклавын какшата, дип кисәтте. Тын юлларында тамырларның тараюы һаваны җылытуны һәм фильтрлауны авырлаштыра, шуның аркасында инфекцияләргә һәм аллергиягә бирешүчәнлек арта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100