Кыска вакытлы көндезге йокы – көчсезлек билгесе түгел, ә хәтерне һәм игътибарны яхшыртуның нәтиҗәле ысулы. Бу хакта медицина фәннәре кандидаты Екатерина Дубровина сөйләгән, дип яза «Радио 1».
Табиб сүзләренчә, бигрәк тә көндезге 12:00–15:00 сәгатьләр аралыгында 15–30 минут ял итү танып белү сәләтен сизелерлек яхшырта: хәтерне ныгыта, мәгълүматны эшкәртү тизлеген арттыра һәм игътибарны тупларга ярдәм итә. Бу аеруча зур интеллектуаль йөкләнеш белән эшләүчеләр өчен мөһим.
Көндез ял итү гадәтенең тирән тарихи тамырлары бар. Испания, Италия, Греция кебек эссе илләрдә сиеста кирәк булган. Чөнки көн уртасында кызу кояш астында эшләү авыр гына түгел, сәламәтлек өчен дә куркыныч. Шуңа күрә кешеләр төп эшләрен кичке вакытка күчергән.
Белгеч билгеләп үткәнчә, көндезге йокыда чаманы белү мөһим. 30 минуттан артык йокларга һәм кичкә таба йоклап китәргә киңәш ителми. Югыйсә организм кыска ялны төнге йокының башы итеп кабул итә, һәм кеше уянгач, үзен хәлсез һәм арыган итеп тоярга мөмкин.