Төнге һәм көндезге йокы арасында аерма турында белгечләр күптән фикер алыша. Әлбәттә, аларның аермасы бар һәм беренче чиратта физиология ягыннан. Бу турыда «АиФ» сайтына психология фәннәре кандидаты, доцент, психоаналитик, клиник психолог, сомнолог Алексей Мелехин сөйләгән.
Көндезге йокы дигәндә – аның кем өчен икәнен әйтергә кирәк: нәни балалар өчен көндез йоклау кирәк. Ә сәламәт яшь кешеләргә ул кирәкми.
Төрле бәхәсле тикшеренүләр бар, алар «көндезге йокы когнитив функцияләрне, эмоциональ регуляцияне торгыза» дип саный. Ләкин бу очракта бер проблема бар – кешеләрнең күпчелеге йокыны – көндезгеме ул, төнгеме – чынбарлыктан качу, онытылып тору чарасы итеп кабул итә.
Төнге йокы – ул ярсынудан тормозлауга, уяулыктан «туктал, җибәр» режимына күчеш халәте. Ул чистарына торган психофизиологик функцияләрне башкара.
Көндезге йокы исә күбрәк «качу» функциясен үти – көндез бераз ял итү, тернәкләнү өчен черем итәргә яталар. Бу – кешене зарядка таләп ителә торган мобиль телефон яки гаджет белән чагыштырырга мөмкинлек бирә. Йокыны энергия запасын тулыландыра торган «розетка» итеп кабул итәргә кирәкми. Йокы – ул тернәкләнү ысулы гына түгел.
Кеше ләззәт алу, хисләрне кичерү, үзеңне кайгырту өчен йоклый. Ул эндокрин һәм иммун системага ярдәм итә. Йокыга техник яктан гына карарга, «үзеңне зарядкага кую» дип кабул итәргә ярамый. Көндезге йокы күбрәк булган саен, кеше шулкадәр күбрәк йокыны тернәкләнү ысулы дип кенә кабул итә.
Тернәкләнү өчен ник йокы гына кирәк соң? Урамда йөреп керергә, йога белән шөгыльләнергә, аэроб күнегүләр ясарга, ятарга яки утырырга, кызыклы әйбер укырга була бит.
«Көндезге» һәм «төнге» йокы дигән төшенчәне оныту хәерле. Йокыга китү вакыты турында уйларга кирәк – кеше «көн бетте, барысын да җибәрәм» дигәнне төгәл аңласын, диелә хәбәрдә.