Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
news_top_970_100

«Стенадагы фотоларны алып куеп булмыймы? Миңа ошамый...» – диде Гөлсинә.

«Ә миңа ошый. Син миңа кияүгә чыкканда нәрсәгә өметләндең соң? Әллә мин, хәтерен югалткан кеше кебек, барысын да онытырмын дип уйладыңмы?» – дип мыскыллы көлде Фирзәр.

«Алай түгел инде. Тик син бит минем белән яшисең, синең хатының ул түгел, ә мин!» – диде Гөлсинә.

«Ул – минем балаларымның әнисе!» – диде дә Фирзәр, бүлмәдән чыгып китте.

Тагын да авыррак чеметтерә торган, үпкәле җаваплар башымда әйләнә башлаган иде инде. Тик Фирзәрнең үзен ишетмәячәген, аңламаячагын төгәл белә Гөлсинә. Иренең беренче хатыны белән көндәшлек тәмам үзәгенә үтте аның. Ире дә, кайнанасы да, вакыт уза торгач, аңа хезмәтче һәм кечкенә балаларның нянясы итеп кенә карый башлады. Ә әни буларак?

Соңгы вакытларда гел бер уй бимазалады Гөлсинәне. Әгәр шул коточкыч авария булган көнне хастаханәдә кизүдә ул булмаган булса, нәрсә булыр иде икән? Ул авария күпме кешенең тормышын җимерде. Фирзәрнең хатыны һәлак булды, балалары хастаханәгә эләкте.

«Алла сакласын инде. Бу ир бигрәк авыр хәлдә калды. Янында да беркем юк. Хатынының туганнары да, әнисе дә әллә кайда бик еракта, ди. Үлеп китсә, балалары кемгә кирәк булачак?» – диде бер шәфкать туташы.

«Бәлки, исән калыр әле...» – диде Гөлсинә.

«Хәлләре мөшкел аның, шанслар юк диярлек», – диде икенче табиб.

«Ә балалары?» – дип сорады Гөлсинә.

«Алар әйбәт, аллага шөкер. Аяк-куллары гына тырналган», – диде шәфкать туташы.

Яшь, нечкә күңелле Гөлсинәнең бу балаларга ничек тә ярдәм итәсе, күңелләрен күрәсе килде. Эштән соң балалар хастаханәсенә китте, җиләк-җимешләр, тәм-томнар бирде. Нигә? Нигә шулай эшләде ул? Бу сорауга җавапны үзе дә белми иде. Ул балаларның куркынган күз карашларын бик яхшы хәтерли, шуңа да аларны әз булса да сөендерергә теләгәндер. Ә менә Фирзәр күңеленә үтте аның... Хәтта канга баткан киемнәре аша да ирне яхшылап карады. Киң ияк, озын, куе керфекләр, кабарынкы иреннәр. Кыскасы, хыялдагы ир-ат.

Гөлсинә тәвәккәлләде. Берничә көннән соң Фирзәр янына хастаханәгә килде. Фирзәр аптырап калды, нәрсә әйтергә белмәде. Ә Гөлсинә ояла-ояла, аңлата башлады.

«Сез авариягә эләккән көнне мин вызовта идем, шуңа хәлегезне беләсе иттем. Балаларыгыз янына да барып килдем», – диде Гөлсинә, иргә туры карамаска тырышып.

«Балалар ничек соң? Миңа артык әллә нәрсә әйтмиләр, әйбәт дип кенә куйдылар. Нәрсәсе әйбәт инде...» – диде Фирзәр.

«Балалар белән бар да әйбәт, борчылмагыз», – диде Гөлсинә елмаеп.

Фирзәрнең күзләре очкынланып китте. Гөлсинә үзенең болай көтмәгәндә һәм сәер итеп кеше тормышына бәреп кергәнен ничек тә булса аңлатырга теләде. Акланды.

«Мине алар янына кертмәделәр, ләкин балаларның хәле әйбәт. Борчылмагыз», – диде.

«Сезнең исемегез ничек соң?» – дип сорады Фирзәр.

«Гөлсинә», – диде.

«Минем Фирзәр булам», – диде ир.

Фирзәр тынып калды, тәрәзәгә карап торды. Ә соңыннан сүзләрен әкрен генә сайлап, уйлап сөйләп китте.

«Хатыным һәлак булды. Мин хәтта аны җирләргә дә чыга алмадым. Барысын да сеңлем хәл итте, аңа рәхмәт инде. Ике балабыз калды. Зилиягә 8, Наилгә 5 яшь», – дип сөйләп китте Фирзәр.

Ул тагын тынып калды, Гөлсинәнең йөзен күзәтте. Кыз аны игътибар белән тыңлый, дулкынланудан хәтта сулышы туктап калган кебек иде.

«Сеңлем әллә ни ярдәм итә алмый, ул эшеннән гел командировкаларга йөреп тора. Сез хастаханәгә барып, балаларга телефон, кирәк-ярак илтеп килә алмассыз микән, Гөлсинә? Мин сезгә фатир ачкычларын бирер идем. Башка ярдәм сорар кешем юк шул. Сезнең чит кеше икәнегезне аңлыйм, тик сезнең күзләрегез мәрхәмәтле», – диде Фирзәр.

Һәм Гөлсинә барды. Ни өчен? Фатирда бәгырьгә төшә торган тынлык иде. Кыз фатирга күз төшереп чыкты, рамкаларга куелган фотоларны озаклап карады һәм әрнүдән йөрәге кысылып куйды. Шундый матур һәм бәхетле гаилә булган. Ниндидер бер эчкече аркасында барысы да чәлпәрәмә килде. Әйе, авария китереп чыгарган шофер исерек булган.

Шулай берничә ай узды. Гөлсинә хастаханәдә еш кунак хәзер. Фирзәрнең әнисе Фирая апа да килде, кыз аңа да ярдәм итте. Аннан беркем дә, бернәрсә дә сорамады, Гөлсинә, үзе дә сизмәстән, алар тормышында ярдәмчегә әйләнде. Аңа балалар белән шөгыльләнү, Фирзәр янына хастаханәгә барып йөрү тамчы да авыр булмады. Моның читтән ничек күренгәнен хәтта уйлап та карамады, аның бары тик бәхете кителгән Фирзәр янында гына буласы килде. Һәм Гөлсинә теләгенә иреште. 1 ел чамасы вакыт узгач, Фирзәр аңа тәкъдим ясады, һәм Гөлсинә, хуҗабикә буларак, аның янына күченде.

Гөлсинә кайнанасының кырын карашларын, артыннан һәр кешенең диярлек чыш-пыш килгәнен тоеп, сизеп торды. Хәтта әти-әнисе дә аны кире күндереп маташты, әмма аңа барыбер иде. Шулай да Гөлсинәнең җанына тигән бер нәрсә бар иде. Фирзәр әле дә булса элекке хатынына табына. Сөйгәнеңнең элекке хатыны белән ярышу-көрәшү авыр, ул үлгән булса – бигрәк тә.

«Менә,Рәмзия борщны башкача пешерә иде», – дип бәйләнде Фирзәр.

Ә Гөлсинә рецепт эзләргә һәм шул ук тәмне чыгарырга тырыша. Һәрвакыт иренә ярарга тырышты.

«Элек безнең өйдә чистарак иде, Рәмзия барысына да өлгерде», – дип, тагын тырнак астыннан кер эзләде ире.

Дежурдан арып кайткан, җеп өзәрлек тә хәле булмаган Гөлсинә талчыгудан күз яшьләрен йота-йота, ярты төнгә кадәр өй җыештыра. Өйдә тузан да булмасын дип тырышты.

«Рәмзия балалар белән шөгыльләнергә дә җитешә иде», – дип җанын ашады Фирзәр.

Гөлсинә Наилгә әкиятләр укырга, Зилиянең дәресләрен әзерләшергә дә вакыт тапты. Аларны төрле түгәрәкләргә йөртте, мәктәптән дә, бакчадан да алып кайтты.

Балалар да, әтиләреннән үрнәк алып, Гөлсинәгә: «Син безнең әни түгел, команда бирмә!» – дип әйтә башладылар. Хәтта, үзенең фатирын сатып, аларга якынрак булыр өчен күченеп килгән кайнанасы да бары тик прокурор кебек тикшереп кенә йөрде. Оныклары белән берәр ярты сәгать уйнаган була да, кухнядагы кәстрүлләрне тикшерә дә, вәссәләм.

Әгәр Фирзәр аңа башкачарак мөнәсәбәттә булса, калганына гына түзәр иде әле Гөлсинә. Фирзәрнең аңа кагылганы да юк диярлек бит, бөтен вакытын компьютерда уздыра. Гөлсинә арып-талган килеш тә романтик мохит тудырырга, затлы кичке аш әзерләргә тырышты. Челтәрле оеклар, матур эчке кием – тик берсенең дә файдасы булмады. Әгәр нидер була калса да, анысы да бармы – бар өчен генә иде.

Бала турында сорау да тиз япты Фирзәр. Берсендә, хыялга бирелеп китеп, Гөлсинә бала турында сүз каткан иде, ник авызын ачканына үкенде.

«Минем башка балаларым булмаячак. Синең белән дә, башка хатын белән дә!» – дип бер генә әйтте Фирзәр.

«Әмма, мин бала табарга телим бит...» – диде Гөлсинә.

«Алар – синең дә балаларың һәм вәссәләм! Ошамый икән, чык та кит!» – диде Фирзәр.

Кайвакыт арып, тәне сызлаудан йокыга китә алмый тилмереп ятканда, Фирзәр Рәмзиягә нинди ир булды икән, дип уйлана Гөлсинә. Хәтта Рәмзиянең фотоларын алып куюны сорагач та, Фирзәр аны мыскыллап ташлады бит. Ул хатын нинди булды икән? Чыннан да шундый камил булганмы ул, әллә хәзер генә шулай тоеламы? Фирзәр нинди булды икән? Хәзерге кебек каты бәгырьле, бары тик балалары белән генә сөйләшә торган, ашый, эчә һәм әмер генә биреп ята торган коры ир булды микән? Әллә романтик булганмы? Өйдә хатынына булышкан микән, дусларына бергәләп кунакка йөрделәр микән? Чөнки шушы гомер эчендә Фирзәр Гөлсинәне бер мәртәбә дә үзе белән кунакка алмады, бары тик балаларын гына ияртеп йөрде.

Берсендә эшкә китәр алдыннан, Гөлсинә көзгегә карап селфи ясады. Соңыннан телефонындагы фотоларны карап утырганда, коты алынып, имәнеп китте. Ул әле җиләк кебек япь-яшь кыз, 25 яше дә тулмаган. Ә фотоларда ул күз төпләре каралып, чәчләре майланып беткән, тормыш газапларына түзә алмыйча үз-үзенә күптән кул селтәгән карт хатыннар кебек күренә иде. Кичен тагын уйга батты Гөлсинә. Фирзәр белән яшәгән шушы 3 ел эчендә ул эшендә генә түгел, ә иренең өендә дә ат кебек җигелеп эшләде. Ник шулай үзенә кул селтәде соң әле ул? Әллә әти-әнисе хаклы булдымы? Алар бу хәл белән күптән килеште инде.

«Сихерләде ул сине, кызым, син сукыр кебек, берни күрмисең», – дип, әнисе ничәмә-ничә мәртәбә әйтте бит.

Әллә чынлап та шулай булдымы соң? Гөлсинә алдын-артын уйлап тормады, Фирзәргә смс-хәбәр җибәрде. «Мин аерылышырга гариза бирәм», – дип язды да, Фирзәрнең номерын кара исемлеккә кертеп куйды. Аның бернәрсә дә аңлатасы, аңлашасы, хәтта үз әйберләрен дә алып торасы килмәде. Гөлсинә үзен йокыдан айныган кебек хис итте. Күңелендә хисләр дә, мәхәббәт тә, кызгану, үкенү дә, гомумән, бернинди хис тә юк иде. Күңеле буп-буш, янып көлгә әйләнгән чүл кебек... Бу хәлләрнең ничек тәмамланасын уйларга теләмәде, эшеннән соң, әти-әнисе йортына кайтып китте...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 октябрь 2023
    Исемсез
    Дорес эшлэгэн!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100