Россия законнарында конкурент оешмаларга эшкә урнашуны рәсми рәвештә тыю юк. Бу хакта «Татар-информ»га юрист Намру Бакаев сөйләгән.
«Эш бирүче, мәсәлән, NDA (инглизчә non-disclosure agreement — конфиденциаль мәгълүматны таратмау турында килешү) нигезендә, конкурентларда эшләүне тыя ала. Әмма болар — эш бирүче белән хезмәткәр арасында имзалана торган эчке локаль норматив актлар гына», – дигән Бакаев.
Аның сүзләренчә, мондый чикләүләр суд бәхәсләре вакытында җитди әһәмияткә ия түгел.
«Әгәр эш судка барып җитсә, хезмәткәр күпчелек очракта суд процессларын җиңәчәк», – дип билгеләгән юрист.
Шулай да, хезмәткәрнең башка урында эшләве төп эшендәге бурычларын бозуга китерсә, җаваплылык барлыкка килергә мөмкин.
«Мәсәлән, кеше икенче эштә дә эшләп, коммерция серен тарата икән, яки башка оешмада эшләве төп эшендәге вазифаларына комачаулый икән — эшкә килмәү, аттестация үтә алмау кебек очраклар», – дип аңлаткан агентлык әңгәмәдәше.
Бакаев шулай ук гражданлык-хокукый килешү (ГПХ) буенча эшләгәндә һәм төп эш урынындагы бурычлар үтәлгән очракта, хезмәткәр өчен җитди җаваплылык булмавын әйткән.