news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көнчыгыш икътисади форумы: Миңнехановның дусларча очрашулары, Путинның төп белдерүләре

Бүген Татарстан делегациясе Көнчыгыш икътисади форумында эшен дәвам итте. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үсешнең стратегик мәсьәләләре турында фикер алышты, күптәнге дуслары белән дә очрашты һәм Татарстанга карата мәхәббәт сүзләрен ишетте.

news_top
Көнчыгыш икътисади форумы: Миңнехановның дусларча очрашулары, Путинның төп белдерүләре
Фото: rais.tatarstan.ru

Шаһиәхмәтов авангарды

Көнчыгыш икътисади форумы инде унынчы тапкыр уза. Бу юлы чарада 70 ил вәкиле катнаша – якынча 4,5 мең кеше. Көн тәртибе үзәгендә – заманча технологияләр кертү, инфраструктураны үстерү, яңа логистик маршрутлар булдыру һәм киләчәк өчен кадрлар әзерләү.

Татарстан делегациясе дә, традиция буенча, форумда катнаша. Форум башыннан ук мәйданчыкта Премьер-министр урынбасары – Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгының Халыкара программалар дирекциясе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Идея» инновацион технопаркы вәкилләре эшләде.

Фото: © ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

Авангард отрядына хас булганча, Татарстан делегациясе форум кысаларында актив эш алып бара.

Шаһиәхмәтов РФ Дәүләт Советының «Инвестицияләр» юнәлеше буенча комиссия утырышында катнашты. Министр шулай ук «Илкүләм модель: Россиянең эшлекле климатын яхшырту һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләренең инвестицион үсеше» сессиясендә катнашты. Ул илдә уңайлы инвестицион климатны үстерү өчен ориентирларның яңа системасын кертүгә багышланган иде.

Стратегия инициативалары агентлыгы бизнес өчен тудырылган шартларны тикшергән иде. Татарстан әлеге тикшерү уздырылган 4 пилот төбәк арасына керде һәм илкүләм модельнең төп күрсәткечләренә ирешү буенча үз «Юл картасы»н да раслады.

«Инвестицияләр климаты сыйфаты буенча лидерларның берсе булган Татарстанның тәҗрибәсе төбәкләр өчен мөһим. Без предприятиеләрне теркәү, инфраструктурага тоташтыру һәм күчемсез милек белән идарә итү кебек өлкәләрдә иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашырга әзер. Бер үк вакытта без яңа мәсьәләләргә – финанс хезмәтләрен үстерүгә, инвестиция-төзелеш циклы процедураларын гадиләштерүгә һәм башкаларга игътибар итәбез», – дип билгеләде Шаһиәхмәтов.

Аннары министр Россиядә сыра җитештерү базарында лидер булган «АБ ИнБев Эфес» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуда яклар Татарстанда компаниянең агымдагы инвестицион проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты.

Шулай ук «Идея» инновацион технопаркы һәм Ерак Көнчыгыш федераль университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Алар инновацияләр, югары технологияләр кертү һәм милли проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә уртак эш турында килештеләр.

Фото: © t.me/rustamminnikhanov

Миңнехановның дусларча очрашулары

Аннан эшкә иң төп көчләр кереште – Көнчыгыш икътисади форумына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.

Пленар утырыш алдыннан ул үзенең күп кенә дуслары белән очрашты. Мәсәлән, Стивен Сигал Рөстәм Миңнехановка Татарстанны яратуын әйтеп, килергә вәгъдә итте. Алар инглиз телендә сөйләште.

«I love you. I miss you. I love Tatarstan», – диде Сигал очрашу барышында.

Миңнеханов та Татарстанны бик яратуын белдерде. «Me too», – дип җавап бирде республика җитәкчесе.

Татарстан Рәисе актер белән төшкән уртак фотосын үз каналында чыгарды, һәм фото астына «Исәнмесез!» дип язып куйды.

Татарстан Рәисе танылган тренер, Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясенең элеккеге президенты һәм Россия җыелма командасының элеккеге остазы Ирина Винер белән дә очрашты. Җылы очрашу барышында Миңнехановның: «Татарстанга киләчәксезме?» – дигән соравына, Винер: «Иншаллаһ!» – дип җавап бирде.

«Барысы да Татарстанга килергә тели! Чөнки Татарстан – ул [мәхәббәт, оригиналда – йөрәк формасындагы эмодзи ]», – дип язды ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең телеграм-каналында.

Сүз уңаеннан, күптән түгел генә Миңнеханов Казанда фехтование үзәген ачты, аның чыгымнарын өлешчә Ирина Винерның элекке ире Алишер Усманов каплады.

Урал журналистлары белән аралашу һәм эшлекле очрашулар

Татарстан Рәисе пленар утырышка барганда Урал журналистлары белән дә аралашырга өлгерде. Анда ул илләр арасында киңәя барган хезмәттәшлек фонында Россиянең Кытайга бәйлелеге арту ихтималына карата фикерен белдерде. Аның сүзләренчә, әгәр Россия технология лидерлыгын тота ала икән, куркырлык бернәрсә дә булмаячак.

«Барысы да безгә һәм безнең ничек хәрәкәт итүебезгә бәйле. Әгәр дә бездә ил Президенты өстенлек итеп куйган технология лидерлыгы булса, без бу курс буенча барачакбыз, ул вакытта курку өчен бернинди нигез дә булмаячак. Әмма, шуңа да карамастан, бу моментларның барысын да җентекләп уйларга кирәк. Киресенчә, без шактый алга киткән ил була алабыз, ә Кытай бүген югары инновациялелек күрсәтә. Бу – безнең технология мөмкинлекләребез турында сөйли, һәм мин моны, киресенчә, бик уңай дип саныйм», – дип белдерде Миңнеханов URA.RU хәбәрчесенә.

Рөстәм Миңнеханов «Газпромбанк» АҖ идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Зауэрс белән дә очрашты. Яклар Татарстан һәм «Газпромбанк»ның перспектив юнәлешләр буенча хезмәттәшлеге турында фикер алышты.

Фото: © kremlin.ru

Путин сүзе

Пленар утырышның гына түгел, Х Көнчыгыш икътисади форумының төп вакыйгасы – анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның катнашуы булды. Россия лидеры пленар утырышта чыгыш ясады, анда берничә мөһим белдерү яңгырады. Дәүләт башлыгының төп белдерүләре тезисларда:

  • Әгәр төп ставканы кискен киметсәң, бәяләр үсәчәк.
  • Үзәк банк инфляция белән көрәшә, билгеле һәм кирәкле күрсәткечләргә әйләнеп кайтырга тырыша – 4-5 процент күрсәткеченә.
  • Россия икътисады югары хезмәт хаклары икътисады булырга тиеш, бу – буш сүз, ниндидер популизм түгел. Кешеләр никадәр күбрәк [хезмәт хакы] ала, шулкадәр яхшырак.
  • Россиядә 2014 елдан 2024 елга кадәр ярлылык дәрәҗәсе 11,3 проценттан 7,2 процентка кадәр кимегән.
  • Россия икътисадында стагнация юк.
  • Хөкүмәткә 2036 елга кадәр Ерак Көнчыгышны үстерүнең озак сроклы стратегиясен раслау йөкләнде.
  • Россия Петербургтан Владивостокка трансарктик транспорт коридорын үстерәчәк. Аның нәтиҗәлелеген арттыру өчен, Себер һәм Уралдан Арктика диңгез трассаларына баручы йөкләргә туры юл ачарга кирәк.
  • Заманча суднолар төзү үзәкләре судноларның бөтен линейкасын җитештерергә тиеш, буксировкадан алып балкерларга һәм көчле бозваткычларга кадәр.
  • 2027 елның 1 гыйнварыннан Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканың бөтен территориясендә бизнес өчен бердәм преференциаль режим эшләтеп җибәрергә.

Чыгыштагы зур блок Украинага багышланды.

  • Путин Зеленский белән очрашу урыны буларак Мәскәү тәкъдим ителүен һәм аның иминлеге өчен 100 процент гарантия бирелүен әйтте, әмма ул әлеге вакытта нәтиҗәле сөйләшүләр мөмкинлегенә шик белдерде.
  • Россия Президенты әйтүенчә, Украина иминлеге турында фикер алышканда, Россия иминлеге игътибарсыз кала алмый. Ул Украинада НАТО хәрби контингентлары барлыкка килсә, бу – һөҗүм өчен законлы максатлар булачак, дип кисәтте.
  • Владимир Путин, РФ булачак тынычлык килешүләрен үтәячәк, дип ышандырды.

Бу белдерүләрдән чыгып, илнең яңа икътисади моделе тәкъдим ителде, дип санарга мөмкин. Бу яңа модельнең эчке контуры «югары хезмәт хаклары икътисады»н булдыруда һәм ярлылык дәрәҗәсен киметү нигезендә төзелә, ул илнең социаль-демографик фундаментын ныгытырга тиеш. Моннан тыш, стратегик бурыч – Ерак Көнчыгыштан халыкның китүен туктатып, анда яңа геосәяси чынбарлыкта уңышлы үсеш киңлеге булдыру, яшәү өчен җәлеп итүчән итү.

Президент чыгышы эчке һәм тышкы аудиториягә адресланган бербөтен юллама булып тора. Гражданнар өчен бу – суверен үсешкә һәм муллык үсешенә нигезләнгән киләчәк образы. Дөнья җәмәгатьчелеге өчен бу – Россиянең санкцияләр басымына түзеп кенә калмыйча, яңа, озак вакытлы үсеш моделен табуын, күпполяр дөнья полюсларының берсе сыйфатында үз статусын беркетүен күрсәтү.

Чыганак: «Татар-информ», Альберт Бикбов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар