Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Концерты алдыннан «Ямьле» төркеме: «Алинә белән соңгы чыгышны ясадык»

news_top_970_100
Концерты алдыннан «Ямьле» төркеме: «Алинә белән соңгы чыгышны ясадык»

Җырчы Алинә Давыдова үзенең «Ямьле» төркеменнән китүен хәбәр итте.

«Ямьле» төркеменнән киттем. Тормышта кинәт кенә үзгәрешләр була икән ул. Үзең дә сизмәстән 180 градуска әйләнә дә куя бөтен әйбер.

5 ел дәверендә мин «Ямьле» төркемендә эшләдем. Әйе, бу – искиткеч матур проект, һәм мин монда барлык яктан да бик күп тәҗрибә җыйдым, күп нәрсәгә өйрәндем. Ләкин тормышымның тагын бер биеклегенә нокта куярга вакыт. «Ямьле»гә 5 ел өчен рәхмәт әйтеп, Аллаһка тапшырып, яңа үрләр яуларга юлга чыгам. Кызлар, сезгә бары тик уңышлар телим, төркем чәчәк атсын», – дип язган Алинә үзенең сәхифәсендә.

Фото: © социаль челтәрләр

Социаль челтәрләрдәге сүзләрдән аңлашылганча, төркем кызлары дустанә мөнәсәбәтләрдә калган һәм Алинәнең китүен аңлап кабул иткән. Тик Алинә төркемнең «чәчәк атуын» теләсә дә, «Ямьле» әлегә иҗатта пауза ала һәм «Уникс» концертлар залында узачак сольный концертларын күчерә.

«Дуслар, 23 октябрь көнне Алинә дә булган составта безнең төркем соңгы чыгышын ясады.

Алинә, без сиңа бу 5 ел өчен рәхмәтле. Алга таба планнарың һәм максатларың уңышлы гына чынга ашсын, иң яшерен теләкләреңә ирешергә насыйп булсын.

Концертыбызны куймавыбыз Алинәнең китүе белән бәйле түгел. Без аны яңа солистка белән дә башкарып чыга алыр идек. Ләкин хәзерге вакытта шулай дөресрәк булыр дип уйлыйбыз. Берәр кайчан барлык тамашачыларыбыз өчен масштаблы бәйрәм оештырырбыз… Ә әлегә безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз. Чөнки «Ямьле» төркемендә бик күп сюрпризлар булган яңа бүлек башлана», – дип хәбәр итә кызлар төркемнең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Башта «Ямьле» төркеме квартет буларак җырлый иде. Алинә Давыдова «Ямьле» төркеменә җырчы Гөлназ Батталова киткәннән соң, 2018 елда килде. Шулай ук 2018 елда «Ямьле»дән тагын бер солист – Дилия Әхмәтшина китеп барды, һәм кызлар трио буларак чыгыш ясый башлады.

Фото: © социаль челтәрдән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100