Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Концертны «Шахта көе» белән башлыйбыз, анда «Китә җаныем Донбасска» дигән сүзләр бар»

«Кайтаваз» агитбригадасы Мамадыш районы мәдәният йорты каршында моннан 50 ел элек оешкан. Ул районның төрле чараларында катнашып килә. Хәзер бригада мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм йөзеннән авыллар буенча хәйрия концертлары куеп йөри.

news_top_970_100
«Концертны «Шахта көе» белән башлыйбыз, анда «Китә җаныем Донбасска» дигән сүзләр бар»

Хәйрия концертлары оештыруга алынган агитбригада эшчәнлеге турында тулырак белү өчен аның җитәкчесе Марат Локманов белән элемтәгә кердек.

Хәзер кем ничек булдыра, шулай итеп мобилизацияләнгән кешеләргә дә, аларның гаиләләренә дә ярдәм итәргә тырыша. Без үзебезнең «Кайтаваз» агитбригадасы белән уйлаштык та, авылларга чыгып, әтиләре, ирләре мобилизациягә эләккән гаиләләр белән очрашып, хәйрия концерты куярга булдык. Концерттан җыелган акчаны авыл башлыгы яисә мәдәният йорты директоры залга җыелган халык алдында, шул гаиләләрне сәхнәгә чакырып, аларга бүлеп бирә.

Аннары аларны чәй табыны артына чакырып, хәлләрен белешеп, шулай сөйләшеп кайтабыз инде, – дип сүз башлады Марат абый Локманов.

«Кайтаваз» агитбригадасы үз эшчәнлеге өчен махсус афишалар да ясаткан.

 

Фото: © Марат Локмановның шәхси архивыннан

Концертка репертуарны да махсус туплаганнар.

«Изгелеккә бер адым» дип аталган концерт программасы тематика буенча туры китереп төзелде. Репертуарның төп өлешен туган якка, туган җиргә мәхәббәт турындагы җырлар алып тора. Җырларыбызда мәхәббәт тә бар, гел елап кына да утырып булмый бит. Ата-ана, балага булган кадер, мәхәббәт турында да җырлыйбыз. Концертны үзем алып барам.

Кешеләрнең күңелләрен күтәрергә телим. Без моңсулансак, аларга да ямансулык кына өстибез булып чыга. Күңелләрең күтәреп алыйк әле дип, программабызга кызыклы әйберләр дә кертергә тырышабыз. Әниләргә багышлап язган риваятемне дә сөйләп үтәм. Концертыбыз «Шахта көе» белән башланып китә, анда бит «Китә дустым Донбасска», дигән сүзләр бар.

Халыкка карасаң, барысы да төшенкелеккә бирелгән кебек тоелып китә. Без җырлаганда, моңсуланып, елап утыручылар да бар. Аннары бераздан күтәрелеп китәләр, ахырга таба уянып киткән сыман булалар. Кайвакыт залдан да сөйләүчеләр була. Әлбәттә, без дә ватаныбызны, илебезне саклау өчен киткән кешеләргә туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Концертлар белән авылларга чыгып киткәнче, «шушындый вакытта нишләп җырлап йөрисез» дип, берәр нәрсә әйтеп кайтармасалар ярый, дип тә курыккан идек. Бер дә андый нәрсә булмады. Халык концертларны хуплап кабул итте.

Район башлыгы белән булган иртәнге җыелышта безнең турыда әйткәннәр. Районыбыз башлыгы Анатолий Петрович Иванов та безнең хәйрия концертларын хуплап чыккан, – дип сөенде агитбригада җитәкчесе.

 

Фото: © Марат Локмановның шәхси архивыннан

«Читтән килгән кеше юк»

«Кайтаваз» төркеме составында концерт куеп йөрүче артистлар барысы да – район мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Режиссер, хормейстер, аккомпаниатор, методистларыбыз белән бергә йөрибез. Барысы да үзебезнеке, читтән алынган кеше юк. «Кайтаваз» агитбригадасына район мәдәният йортында эшләүче хезмәткәрләр җыелган. Машина йөртүчебез – Рифат Шәрифуллин да читтә калмады. Шундый зур авырлыкларны үз күзләре белән күргән, Әфган сугышында өч ел булып кайткан кеше ул. Рифат концертта үзенең гармунында уйный. Халык гармунчыбызны бик җылы кабул итте. Үзем дә ул уйнаганда кушылып җырлыйм.

«Изгелеккә бер адым» концерт программасы кысаларында Таһир Баһаутдинов, Роза Галкина җырлыйлар. Роза бии дә. Гөлнур Васыйлова – автор-башкаручы. Фарил Долмиев гармун, саксофон, курайда уйный. Инсаф Гасимов – нәфис сүз остасы.

Районыбыз мәдәният бүлеге өлкәсендә эшләүче өч хезмәткәрнең якыннары да мобилизацияләнде. Аларны да ярдәмсез калдырмыйбыз, матди ярдәм җыябыз. «Кайтаваз» төркемендәгеләрнең туганнары мобилизациягә эләкмәде, – диде ул. 

«Кайтаваз» агитбригадасы Мамадыш районында уздырылган төрле чараларда катнаша. Алар язгы, җәйге кыр эшләре, көзге сабан вакытларында игенчеләрнең дә күңелләрен күреп кайтырга өлгерәләр. Кечкенә авылларга да баралар, юбилярларны котлау, ярминкә концертлары да «Кайтаваз»дан башка үтми икән. 5 ноябрьдә «Кайтаваз» агитбригадасы Мамадыш районы Никифорово авылы мәдәният йортында хәйрия концерты куйган. 11 ноябрь көнне концерт Көмеш Күл авылында булган.

Көмеш Күлдән 4-5 егет махсус хәрби операциягә киткән. Шулай мобилизациягә күпләп эләккән авылларга барырга тырышабыз. Алга таба графикка Пойкино, Югары Сөн авылларына концерт белән бару да кертелгән.

Без башта авылларга хәбәр итеп куябыз. Билет бәясе 150 сум. Никифорово авылында һәр теләгән кеше хәленнән килгәнчә ярдәм итә алсын өчен, авылдашлар төркеменә хәбәр язган булганнар. Читтә, шәһәрдә яшәүчеләр дә булышкан, шулай итеп, алар билет бәясеннән тыш та акча җыйганнар иде. Бөтен җыелган акча мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә бүлеп бирелә. Никофоро авылы мәдәният йорты залы тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Анда барлыгы 20 мең 700 сум җыелып, ярдәм йөзеннән хәрбиләрнең гаиләләренә тапшырылды, – дип сөйләде Марат Локманов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100