Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Концерт вакытында Илсөя Бәдретдинованың корсеты ычкынган

news_top_970_100
Концерт вакытында Илсөя Бәдретдинованың корсеты ычкынган
"Татар-информ" архивы

Җырчы Илсөя Бәдретдинова «Болгар» радиосына кунакка килгәч концерт вакытында булган кызык хәл турында сөйләгән.

«Корсетлы күлмәк миндә, җырлап ятам. Корсет та, итәк кенә инде, корсет эчендә берни юк. Аның өстә эләктереп куя торган төймәсе булырга тиеш иде. Ни сәбәпледер шул төймә эләктерелмәгән бит. Җырлап бетереп, «рәхмәт сезгә» дип баш июем булды, замок аерылып китте. Әле ярый кулымны күкрәгемә куеп баш игән идем. Төшеп барган корсетны кулым белән тотып калдым. Моны музыкантларым күреп алып, алга чыгып тезелешеп бастылар да, мине каплап куйдылар. Мин әкрен генә артка киттем, халык сизмичә дә калды», – дип сөйләгән ул.

Илсөя Бәдретдинова концертында булган кызыклы вакыйгаларны #Прикиньартисттакеше хештэгы белән урнаштырып бара. 

«Минеке ычкынып, кулымны куймаган булсам да, бер куркыныч та юк. Чыгарлык, каплап калырлык нәрсәң булу үзе бер бәхет», – дип шаярткан җырчыны блогер Айназ Габидуллина. 

«Сөйләргә сүз буласы булган, әй, әрәм иткәнсең», – дигән артист Юрий Павлов.

«Ике игезәгең чыкса, шәп булыр иде, чукынчык», «И, бала, бөтен нәрсәне сөйләп бетермиләр бит инде», «Таныш хәл. Сәхнәдә биегәндә чүт итәксез калмадым», «Минем дә чалбарым аерылып киткән иде. Тамашачы рәхәтләнеп көлде. Алинәнең трусигы кара дип сөйләп тә йөрделәр әле», – дип үз башларыннан кичкәннәр белән уртаклашкан калганнар.  

Комментарий калдыручылар арасында Илсөя концертынының тагын бер «герое» табылган. «Яраткан, ничә еллар көткән артисткаң янына сәхнәгә менеп, Илсөянең аяк астына егылу түгел инде бу. Өстәвенә меңләгән тамашачы карап утырганда», – дип язган бер апа. «Без сезне бик яратып калдык», – дип җавап язган аңа Илсөя. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100