Ростов өлкәсендә ике дус хатын арасында җәнҗал чыккан. Светлана исемле хатын, дус кызын иренә көнләшеп, җинаятькә барган. Ул яшь хатын-кызны үтергән, ә аннары гаепне язылышмыйча гына яшәүче ире Леонидка «аударырга» тырышкан. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
Үтерелгән хатын-кызның әнисе әйтүенчә, аның 32 яшьлек кызы 43 яшьлек Светлана белән эш урынында танышкан.
Кызым аны гел мактый иде. Света, хөкем ителгән булса да, яхшы, ярдәмчел, дип сөйли иде, – дигән суд залында пенсионер хатын-кыз.
Бервакыт, бәйрәм уңаеннан оештырылган корпоративтан соң, хатын-кызлар күңел ачуларын дәвам итә. Өстәвенә, бу көнне икесе дә аванс алган, акчалары да була.
Спиртлы эчемлекләр һәм азык-төлек алып, алар Светлана өенә китәләр. Анда аларны Светлананың ире каршы ала.
Наталья бик шат иде, – дип искә ала Леонид. – Биеде, шаярды. Соңыннан миңа бәйләнә башлады. Кочаклап, яңагымнан үбеп алды.
Светлана боларның барысын да күреп тора. Ул шунда ук тавыш куптара.
Леонид хатын-кызларны татулаштыра, һәм күңел ачу дәвам итә. Ләкин бер мизгелдә Наталья Леонидка Светлана кичерә алмаган сүзләрне әйтә.
Мондый хатын белән син ничек яшисең? Ул сиңа бала да тапмаячак, ә мин таба алам. Миндә алар икәү инде! – дип шаярта ул.
Шуннан соң Светлана Натальяга ташлана. Имгәнгән хатын-кыз җинаять урынында үлә.
Светлана елый башлый, төрмәгә утырырга теләмәвен әйтә. Хатынын тынычландыру өчен, Леонид гаепне үз өстенә алырга вәгъдә итә.
Пар җинаять эзләрен яшерергә тырыша. Үлгән хатынның әйберләрен ташлый, телефонын вата. Ләкин бу аларга ярдәм итми. Икенче көнне үк аларның икесен дә тоткарлыйлар.
Сорау алганда, Светлана бөтен гаепне Леонидка «аудара». Ләкин ир-ат сүзен тотарга һәм чит кеше җинаяте өчен төрмәгә утырырга җыенмый. Вакыйганың ничек булуын тулысынча аңлата. Светланага карата «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаталар, диелә хәбәрдә.