news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көнче хатын ирен яндырып үтермәкче булган

news_top

Көньяк Сахалинскида 52 яшьлек хатын иреннән көнләшеп, аңа ацетон сипкән һәм ут төрткән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Сахалин өлкәсе буенча тикшерү идарәсе телеграм-каналында хәбәр итәләр, дип яза «Рен ТВ» сайты.

«Шикләнелүче һәм аның тормыш иптәше өйдә булган, алар арасында көнчелек нигезендә конфликт чыккан. Шикләнелүче үз тормыш иптәшенә ацетон сипкән һәм «зажигалка» белән ут төрткән», – дип сөйлиләр ведомствода.

Ир-ат утны мөстәкыйль рәвештә сүндерә алган, шуннан соң «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Көнче хатын тикшерүчеләргә бу төндә алкоголь кулланган булуын әйтә.

Хатын-кызга каршы «Үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар