Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче күбәләк

news_top_970_100

Назилә офистан чыкты да як-ягына каранып алды һәм автобус тукталышына таба атлады. Эш вакыты тәмамлангач, тизрәк өйгә кайтасы килә, бүген, нишләптер, бигрәк арыды. Ә өендә... Өендә иренең тагын нәрсә уйлап чыгарасын бер Аллаһ кына белә. Назилә кабат як-ягына күз салды, чөнки теләсә кайсы мизгелдә, теләсә кайсы җирдә ире Әмирне очратырга мөмкин. Әмир – коточкыч көнчел һәм аны күзәтеп тә йөрергә мөмкин.

Назилә беренче ире белән 11 ел яшәгәннән соң аерылышты. Уртак уллары бар, ул да инде хәзер аерым – әбисеннән калган 2 бүлмәле фатирда яши. Элекке ире аракы белән дус булды, нык эчте, соңгы 2 елда ачыктан-ачык башка хатын-кызлар белән хыянәт итте, эшләргә теләмәде, шулай җиңел тормыш эзләп тик йөрде. Назилә исә 2 кешелек эшләде, кем дә булса гаилә йөген тартырга, гаиләне ашатырга тиеш бит.

Элегрәк, дус кызлары, башка таныш-белешләре көнчел ирләре турында сөйләгәндә, Назилә моны, ниндидер кыргыйлык, дип уйлый иде. Ул үзе табигате буенча көнчел түгел, күрәсең, шуңа да иренә ахыргача түзеп яшәгәндер.

«Әгәр бер-береңне яратасың икән, ничек ышанмыйча яшәп булсын инде? Элекке ирем хыянәт итте, тик безнең эшләр болай да аерылышуга таба бара иде инде. Ышаныч юк икән, бергә яшәп торасы да түгел. Көнләшеп, үзенең дә, хатынының да җанын ашый инде андый ир-ат», – дип әйтә иде дус кызлары сөйләгәнне тыңлап.

Әмма язмыш аны нәкъ шулай сынады да. Ире белән аерылышып 3 ел узгач, Назилә Әмир белән очраша башлады.

«Ниһаять, язмыш миңа да җүнле ир җибәрде. Эшли, ярдәм итә, мине ярата. Мондый кешене очратырмын мин өметләнми дә идем инде», – дип сөенде.

Берникадәр вакыт узгач, Назилә Әмирнең көнләвен сизә башлады һәм еш кына бу – бернинди сәбәпсез, җүләрләчә көнләшү иде.

«Мине ярата, шуңа көнләшә», – дип үзен ышандырырга, тынычландырырга тырышты.

Назилә үзе көнчел түгел һәм иренең бу үзенчәлегенә әллә ни игътибар да бирмәде. Тик игътибар иткәндә соң иде инде. Әмир белән бу темага сөйләшеп карарга тырышты, аннан башка беркем дә кирәкмәвен аңлатты. Ләкин Әмир аны ишетмәде дә.

«Менә син дә көнчел ирнең нинди булуын аңладың инде. Ә син ышанмаган идең, моны кыргыйлык дип санадың... Әле алга таба тагын да куркынычрак булачак. Көнчел кеше гомер буе көнләшә ул. Алар төзәлә торган түгел», – диде дус кызлары.

«Рәхмәт инде, тынычландырдыгыз», – диде Назилә.

Чынлап та, гаилә мөнәсәбәтләрендә Әмир ир буларак бик яхшы. Назиләнең улы белән дә әйбәт аралаша. Тик менә көнләшеп җанга тиюе генә...

Беренче шундый хәл әле алар очрашып йөргәндә үк булды. Берсендә Әмир Назиләнең эштән чыкканын көтеп, фойеда басып тора иде. Назилә бер коллегасы белән бергә чыкты, көлешеп, нәрсәдер сөйләштеләр, Назилә аның белән саубуллашкач, елмаеп, Әмир янына килде.

«Сәлам, хәлләр ничек...» – дип сүзен әйтеп бетерә алмады, Әмирнең ачулы карашын күреп, төртелеп калды.

«Кем иде ул? Нишләп аның белән шулай елмаеп-көлеп сөйләштең? Дустыңмыни?» – дип сорау арты сорау яудыра башлады.

«Әмир, без аның белән бергә эшлибез. Күптән түгел кызы туды, менә шатлыгы белән бүлеште», – диде Назилә, тәмам аптырап.

Назилә хәзер генә барысын да аңлады, әмма Әмир янында акланып торганда, ул боларны дөрес аңламаган булган шул. Ул вакытта Назилә бу турыда артык борчылмады, уйламады, мин барысы да аңлаттым, Әмир барысын да аңлады, дип уйлады. Тик алай булмаган шул, юкка алай уйлаган Назилә.

Берсендә дус кызы Назиләне һәм Әмирне үзенең туган көненә, шәһәр читендәге йортына чакырды. Нәфисә белән Назилә мәктәп елларыннан ук дус, дустының ире Нәсим дә алар белән бергә укыды, шуңа күрә алар гел яхшы, дустанә мөнәсәбәтләрдә булды.

«Әмир, иртәгә шимбә, Нәфисәләргә барабыз, яме, туган көненә чакырды. Аларның шәһәр читендә зур, матур йортлары бар, сиңа ошаячак. Нәсим шашлык кыздырырга оста инде, телеңне йотарлык була. Син рульдә бит, кунача кала алабыз», – дип шатланды Назилә.

«Карабыз әле», – дип кенә җавап бирде Әмир.

Нәфисәләр йорты янына килеп туктау белән, кунакларны Нәсим чыгып каршы алды. Назиләне кочаклап, бит очыннан дусларча гына үбеп алды. Әмиргә шул җитә калды, шундук йөзе үзгәрде, Нәсимне шул урында ук сугып егардай булып күреште. Әмирнең кәефе шундук кырылды, рульдә булуына сылтанып, шәраб та эчмәде.

«Әмир, Назилә белән бездә генә калыгыз, буш бүлмәләр бар, рәхәтләнеп йокларсыз, ял итәрсез, иртәгә генә иркенләп кайтырсыз. Тәмле шәраб, эч», – диде Нәсим.

«Юк, рәхмәт. Кунарга калу турында планлаштырып килмәдем», – диде Әмир, җитди генә.

Ә Назилә белән Нәфисә бер-берсенә мәгънәле генә карап куйды. Монда башка кунаклар да бар иде, шуңа күрә алар ачылып сөйләшә алмады. Бераз кунак булгач, Әмир Назиләне, кайтыйк, дип ашыктыра башлады.

«Әйдә, тагын аз гына утырыйк инде, болай да сирәк күрешәбез бит», – диде Назилә.

Тик аңа барыбер ире аркасында иртәрәк кайтып китәргә туры килде. Машинага утырып, ишегалдыннан чыгуга, Әмир хатынына җикеренә башлады.

«Нигә Нәсим сине битеңнән үпте, кем әле ул шулкадәр?» – диде ачулы гына.

«Әмир, без аның белән классташлар, бер-беребезне балачактан ук беләбез. Һәм мине генә үпмәде. Күргән булсаң, бөтен хатын-кызны бер төрле каршы алды. Нәрсә ошамады сиңа? Нәрсәсе бар аның? Беренче мәртәбә генә күрешмибез бит инде», – диде Назилә, чын-чынлап гаҗәпләнеп.

«Ул синнән күзен дә алмады бит!» – дип дәвам итте Әмир, ачуланып.

«Без кара-каршы утырдык, һәм хәзер нәрсә, сөйләшмәскә, бер-беребезгә карамаскамыни инде. Ул башкаларга да карады, шуннан нәрсә? Нәсимнең миңа ничектер башка төрле каравын бер дә сизмәдем, ул гел шундый шат күңелле, аралашучан булды», – дип аклануын дәвам итте Назилә.

Тик Әмирнең көнчелеге отыры купкан иде, һәм аны туктату мөмкин түгел иде инде. Назилә башка бернәрсә дә эндәшмәде. Ул инде иренең беркайчан да үзгәрмәячәген аңлый башлаган иде, дус кызлары һәм танышлары хак булган икән. Әмир өйгә кайткач тынычланган кебек булды, бар да үз урынын урнашты. Әмма икенче көнне Назиләнең балачак дусты Миләүшә шалтыратты. Алар ире белән Назиләнең туган авылында яши.

«Сәлам, кызый, ничек хәлләр? Әле ашарга пешерә идем, тукта, минәйтәм, күптән сөйләшкән юк, шалтыратып алыйм әле, дидем. Нинди яңалыклар бар, Әмир әйбәт кенәме? Улың ничек?» – дип хәл-әхвәлләр сорашты Миләүшә.

«Сәлам, сәлам, Миләүшә. Бар да бер килеш кенә. Әле кичә Нәфисәләрдә кунак булып кайттык, туган көне иде бит. Бераз утырып алдык, сөйләштек», – дип яңалыкларын сөйләде Назилә.

«Молодцы, әйбәт иткәнсез. Ой, Назилә, ашны карыйсы бар, трубканы иремә бирәм әле, аның белән сөйләш тор. Хәзер, 1 минут, яме», – диде.

Миләүшә трубканы иренә бирде, тик шул вакытта Назилә янына Әмир килеп җитте.

«Кая, бир әле телефонны, кем белән лыгырдыйсың анда тагын?» – дип, Назиләнең кулыннан телефонны тартып алды һәм колагына куйды, көтмәгәндә телефонда ир-ат тавышы ишетте. Бу – Миләүшәнең ире иде. Әмир шундук телефонны сүндереп, аны диванга ыргытты.

«Берәр ир кеше белән сөйләшәсең дип уйлаган идем аны! Алайса, Миләүшә дә Миләүшә дигән буласың. Миләүшә булгач, нигә ир кеше тавышы килә соң?» – дип тузынды.

Назилә акланып торуның файдасыз икәнен аңлады. Әмир аның аңлатуларын тыңлап та тормас иде. Ул хатының эт итеп сүкте, әллә нинди пычрак сүзләр әйтеп бетерде. Назилә үзе иренең бу кыланмышларына күнегеп бетте инде, чөнки аңа эш буенча ир-ат коллегалары шалтырата, шул вакытта да телефонны Әмир ала яки Назилә үзе сөйләшкәндә дә янында басып, тыңлап тора. Ире өйдә булганда, Назилә телефоннан иркенләп сөйләшә алмый, бу аның ачуын чыгара иде.

Әмир уйламаганда-көтмәгәндә Назиләнең телефонын ала да, СМС-каларын укый башлый, телефон номерларын тикшерә, нәрсәдер табарга теләп, телефонын актара.

«Кара, кара, синнән яшерер нәрсә юк», – диде аңа Назилә, үртәлә-үртәлә.

«Миңа ышанмагач, ничек яши ала ул. Аңа бер сәбәп тә биргәнем юк бит, үзе дә бик әйбәт белә. Нәрсә инде бу? Нигә мине дә, үзен дә шулай интектерә? Нигә мине мыскыл итә?» – дип уйлады үз эченнән генә.

Берсендә Әмирнең дусты аларга кунакка килде. Назилә табын корды, ачык күңел белән каршылады. Соңыннан алар Әмир белән ниндидер эшләре буенча чыгып китте, ә Назилә өйдә калды. Кичен тәмле кичке аш әзерләде, табынга кыйммәтле ак шәраб куйды. Икенче көнне Динар кайтып китте, аның артыннан ишек ябылуга ук, Әмир пыр туза башлады.

«Нәрсә, Динарга күзең төштеме, юкка гына синнән күзен дә алмады инде ул. Кыйммәтле шәрабләр чыгарып табын әзерләдең, президент килгәнмени?» – дип кычкырды Әмир.

«Әмир, ник тузга язмаганны сөйлисең соң син? Мин сезне ач тотарга тиеш идеммени? Якын дустың килде, күптән күрешмәгәнсез. Башка юлы чәй генә эчертермен, миңа алай җиңелрәк тә әле. Синең болай тик торган баганадан да көнләшүең туйдырды мине. Синең гаепләүләреңне тыңлап гарык булдым инде, әле аларын да бармактан суырып чыгарасың. Ярар, мин тегенди-мондый ди, син иң якын дустыңа да ышанмыйсыңмени соң?» – диде Назилә.

«Кем белсен сезне? Хәзер беркемгә дә, хәтта үзеңә дә ышанырга ярамый!» – диде Әмир.

«Синең бу көнчелегең чиргә әйләнде инде. Теге вакытта хәтта төн уртасында уяттың, исеңдәме? «Төштә сине башка ир-ат белән тоттым!» – дидең. Бу – чир бит инде. Дәваланырга кирәк, әнә психологка бар. Ә мин синең белән аерылышам!» – диде Назилә.

Бу сүзләрне әйтмәгән булса икән!

«Аерыласың? Ә-ә-ә, кичә Динар белән юкка бер-берегезгә карашып утырмагансыз икән. Минем арттан гына сөйләшеп тә куйгансыздыр әле, ул да яңарак кына аерылды», – диде Әмир, ярсып, һәм йодрыгын төйнәп, Назиләгә кизәнде, тик сукмады. Назилә куркуыннан бөрешеп бетте.

Тик соңыннан Әмир айнып киткәндәй булды.

«Гафу ит мине, мин сине яратам бит. Син минеке генә, сине беркемгә дә бирмим», – дип ялвара башлады.

Ә Назиләгә мондый ярату кирәкме? Бу юлы Назилә ныклап хәл итте, һичшиксез, аерылышырга кирәк. Ул Әмиргә психологларның көнчелек турында китапларын да укытып карады. Ул укый да, соңыннан, берни булмагандай, хатыны янына утырып кабат сорау ала башлый.

«Кайда булдың? Кем белән булдың? Нигә кибеттә шулай озак тордың?» – ише сораулар бер-бер артлы ява башлый.

Назилә кайнанасы белән дә сөйләште. Бактың исә, Әмирнең әтисе дә нәкъ шундый көнчел булган икән, хәтта бабасы да шулай булган, көнләшеп, хатынын гел кыйнап торган.

«Берәр нәрсә булганчы, моны туктатырга кирәк. Нишләп мин үз сәламәтлегемне һәм көчемне шушы көнче күбәләккә әрәм итәргә тиеш әле? Алга таба тагын да куркынычрак булачак, дип әйткән дус кызларым хаклы булган икән. Бу нәкъ шулай», – дип ныклы карарга килде Назилә.

Назилә иренә берни әйтми генә аерылышырга гариза язды. Әмир эштә булганда, аның әйберләрен җыйды да ишек янына өеп куйды. Кич, Әмир машинада кайтып туктауга, Назилә тиз генә ишекне ачты да, чемоданны һәм зур сумканы ишекнең теге ягына чыгарып куйды. Чемодан өстенә язу куйды.

«Шалтыратма да, шакыма да, барыбер ачмыйм. Аерылышканда очрашырбыз, гариза яздым», – дип язган иде ул.

Ә үзе:

«Әле ярый бу хәлләрне улым күрми, башка шәһәрдә яши. Ә ул бит Әмирне кабул итә алмады...» – дип уйлады.

Әмир теге язуны укыды да, бар көченә ишеккә китереп типте, әйберләрен алды да китте. Ә Назилә җиңел сулап куйды...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100