Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче ир хатынының яңа сөйгәнен япон кылычы белән чәнчеп үтергән

news_top_970_100

Мәскәүдә көнче ир-ат элеккеге хатынының яңа сөйгәнен – 39 яшьлек ир-атны – япон кылычы «катана» белән яралап үтергән. Җинаятьченең өендә корал коллекциясе табылган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Фаҗига 10 июнь төнендә күп катлы йорт янында була. Бу хәлгә кадәр бераз алданрак 38 яшьлек Нина (барлык исемнәр үзгәртелә) бергә яши торган 39 яшьлек Дмитрий белән 41 яшьлек элеккеге ире Борис янына сөйләшергә килә.

Ир белән хатын 2009 елда Борисның хәмер белән мавыгуы һәм кул күтәрүе аркасында аерылыша. Нина 3 баласы белән Мытыщидагы фатирга күченә. Әле күптән түгел генә ул Дмитрий белән кавыша, ул Донецк Халык Республикасында полициядә эшләгән, аннары Мәскәү төбәгенә акча эшләргә килгән, ломбардка менеджер булып урнашкан. Ул хатыны белән аерылган, олы кызы Словакиядә укый.

Борис исә рәсми эшләми, Германиягә күченеп киткән ата-анасы хисабына яши. Заманында ул антиквар компаниядә эшләгән, өендә борынгы корал коллекциясе туплаган.

Борис элеккеге хатыны белән сөйләшергә подъездга чыга, катана кулында була. Нина сүзләренчә, ул яңа сөйгәне белән элеккеге ире янына талашырга килмәгән, алар моңа кадәр дә очрашып, тыныч кына аралашкан, Борис балаларны тәрбияләүдә катнашкан. Ләкин соңгы очрашуга Борис кылыч алып чыгып, көндәшенең күкрәген яралый.

Урынга килгән «ашыгыч ярдәм» Дмитрийны алып китә – катана аның йөрәген һәм үпкәсен үтәли яралаган. Берничә сәгатьтән ул хастаханәдә үлә.

Борисны фатирында тоталар. Ул көндәшен көнчелектән үтерүен әйткән. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100