Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче ир хатынының битенә кислота сипкән

news_top_970_100
Көнче ир хатынының битенә кислота сипкән
Владимир Васильев, архив

Самара өлкәсендә көнче ир хатынының битенә кислота сипкән. Ир белән хатын ЗАГСка аерылышырга барганда җәнҗал чыккан. Ир аерылышырга теләми, шул сәбәпле хатынны гарипләндерә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Аерылышкан чакта, судья дежур сорауны бирә – «Мөнәсәбәтләрне өзүнең сәбәбе нидә?». Ләкин Самарадан Кристина белән Алексей (исемнәре үзгәртелә) бу сорауны ишетергә өлгерми. ЗАГСКа барышлый, юлда Алексей Кристинаның битенә кислота сибә. Тик башта күзлек кияргә куша. Аннары үзе үк «ашыгыч ярдәм» чакыра. Хәзер ирне хөкем итәләр, ә хатын аны яклый.

Кристина белән Алексей 13 ел никахта яши. Хатын зур булмаган бизнес белән шөгыльләнә, ире биредәге заводта оператор булып эшли. Бергә ял итәләр, аларның 2 баласы да туа. Ләкин 13 елдан соң «гаилә көймәсе ярыла». Алексей хатынының телефонын карый һәм аңа шок була: хатыны башка ир-ат белән хәбәрләр языша.

Берничә көн өйдә талаш була, аннары хатын аерылышырга теләвен әйтә. Алексей аны кире күндермәкче була, тик Кристина катгый тора. Ир белән хатын ЗАГСка гариза бирергә китә. Ләкин ир үзенчә уйлый – миңа булмасаң, беркемгә дә булма!

Алексей кислота таба, ЗАГСка барышлый үзен тыныч тота, аннары машинаны туктата, Кристинага машинадан чыгарга әйтә. Хатын берни сизми, чыга. Ир кәгазь стакан ала, шуңа кислота агыза һәм Кристина янына килә. Хатынның курткасын өскә кадәр төймәли, кояштан саклый торган күзлек кияргә әйтә. Аннары берничә метр ераклыкка китә дә хатынның битенә кислотаны сибә.

«Башта кайнар су дип уйладым, аннары, битемне пешерә башлагач, авыртудан кычкырдым», – ди хатын.

Кислота хатынның битен, муенын, кулларын пешерә. Алексей аны машинага утыртып, хатынның анасының эшенә алып китә. Су белән битен юарга куша. Аннары «ашыгыч ярдәм» чакыра.

Кристинаны хастаханәгә салалар, 3 атнадан артык дәвалыйлар, тик биттә җөйләр барыбер кала. Алексей исә дәвалану өчен акча да бирә.

Алексейга карата эшне 5 ай тикшерәләр. Ул судта каршы килми, барысын да сөйләп бирә, гаебен таный. Кристина да иренә карта карарны йомшартуны сорый. Ул Алексейның балаларны каравын, аны төрмәгә җибәрергә кирәк булмавын әйтә, диелә хәбәрдә.

Шулай итеп Алексейны 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәләр.

Кристина белән Алексей аерылыша, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100