Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче ир хатынының аягыннан бамперга бәйләп, юлдан сөйрәп, урманга алып барган

news_top_970_100

Ростов өлкәсенең Аксай районындагы бер авылда ир-ат сөйгәнен аягыннан бамперга бәйләп куеп, машинасы белән урманга кадәр сөйрәп алып барган. Аны көнчелек аркасында үтерүдә гаеплиләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ир-ат бергә яши торган хатынын башта кыйный, аннары буксировкалау тросы белән хатынны машинага бәйләп куя. Юлдан хатынны сөйрәтеп, урман полосасына алып бара, аннары кувалда белән хатынның башына берничә тапкыр суга.

Тикшерүчеләрнең якынча версиясе шундый. Алар «аеруча вәхши ысул белән үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

З8 яшьлек хатын үлеменең якынча сәбәпләре турында Россия Тикшерү комитетының Ростов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләгәннәр.

Мәрхүмәнең мәетен 10 июньдә урманда тапканнар. Оперативниклар версиясе буенча, ир-ат бергә яши торган хатынын троска бәйләп, урманга юлдан сөйрәп алып килгән. Ир хатын белән бер яшьтә. Төп версия буенча, фаҗига 10 июньгә каршы төндә була. Талаш көнчелек аркасында килеп чыга. Аннары ир-ат җинаять эзен яшермәкче була.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100