news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көнче ир хатынын балалары каршында вәхшиләрчә үтергән

news_top

Волгоградта яшәүче ир-ат 34 яшьлек хатыны белән талаша. Аннары көнчелектән ярсый һәм хатынны чәнчеп үтерә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Әлеге фаҗигане мәрхүмә хатынның балалары һәм гаиләнең танышы күреп тора.

Җинаять 14 августта кич белән Киров урамындагы йорт янында була. 50 яшьлек ир-ат балаларын ияртеп, хатынын каршы алырга чыга. Хатын эштән кайта, аны танышы озата килә. Гаилә башлыгы хатынына ярсый, көнләшә. Ләкин хатын гафу үтенергә уйламый. Ир исә чын-чынлап усаллана, аннары пычак чыгара һәм сөйгәненең күкрәгенә кадый.

Яраланган хатын «ашыгыч ярдәм» килгәнче үлә. Ирне урында ук тоткарлыйлар. Балалар хәзер туганнарында яши, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар