Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче ир сөйгәненең күкрәген кисеп алган

news_top_970_100
Көнче ир сөйгәненең күкрәген кисеп алган
Фото: https://altai-krai.sledcom.ru

Барнаул шәһәрендә яшәүче ир-ат элеккеге сөйгән хатынын үтерүдә шикләнелеп тоткарланган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «РЕН ТВ» хәбәр итте.

Мәрхүмә хатынның мәсхәрәләнгән мәетен 1 октябрьдә ташландык бинада кич белән тапканнар.

Тикшерү версиясе буенча, ир-ат таныш хатыны белән ташландык бинада очраша, хәмер эчәргә тәкъдим итә. Хатын аңа яңа сөйгәне турында сөйли, көнчелектән ярсыган ир-ат аны буып үтерә.

«Җинаятьче ир-ат хатынның мәетен мәсхәрәли, аннары аны идән асты бинасына ыргыта һәм җинаять урыныннан качып китә», – дигәннәр ведомствода.

«РЕН ТВ» чыганагы белешмәсе буенча, ир-ат корбанының күкрәген кисеп алган.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-атның 1 тәүлектән тапканнар. Ул – биредә яшәүче 43 яшьлек ир-ат, моңа кадәр үтерү өчен хөкем ителгән булган. Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100