Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче ир сөйгәнен һәм көндәшен үтергән, мәетләр белән бер өйдә 5 көн яшәгән

news_top_970_100
Көнче ир сөйгәнен һәм көндәшен үтергән, мәетләр белән бер өйдә 5 көн яшәгән
Фото: https://vk.com/irk.sledcom

Иркутск өлкәсенең Тайшет шәһәрендә яшәүче ир-атны 2 кеше үтерүдә гаеплиләр. Ул сөйгән хатынын һәм хатын белән яши торган ир-атны үтергән. Ир-ат, сөйгәне һәм көндәше җәзага лаек, дип саный. «Комсомольская правда» шул хакта яза.

55 яшьлек Валентина (барлык исемнәр үзгәртелә) һәм аның белән яши торган 66 яшьлек Сергей мәетен гыйнвар азагында шәхси йортта янгыннан соң табалар. Башта, алар мичтән яки кыска ялганыштан чыккан янгында үлгән, дип уйлыйлар. Ләкин ир белән хатынның күп тапкыр пычак кадаудан үлүе ачыклана. Ә янгынны җинаять эзен яшерер өчен оештырганнар.

Геннадий (исеме үзгәртелә) Валентина белән 2010 еллар уртасында таныша. Ул Валентинадан 10 елга яшьрәк. Алар очрашалар, аннары бергә яши башлыйлар. Геннадий сүзләренчә, Валентина гел төрле ир-атлар белән хыянәт итә, шул исәптән Сергей белән дә.

Геннадий моны авыр кичерә, көнли. 2018 елда ул хатынны үтерергә маташа, муенын пычак белән кисә. Валентина чак кына исән кала, Геннадийны 6 елга төрмәгә утырталар. Геннадий моңа кадәр дә берничә тапкыр хөкем ителгән була.

Валентина яңа тормыш башлый, Сергей белән бергә тора. 2023 елның августында Геннадий төрмәдән кайта, кибеткә йөк ташучы булып урнаша. Ләкин Валентинаны оныта алмый, эзләргә керешә. Эш урынын белә, эзәрлекли, өенә килә, гафу үтенә, кабат бергә яшәргә тели. Ләкин Валентина каршы була. Ул курка. Эшендә җитәкчесенә дә шул хакта сөйли.

25 гыйнварда Геннадий тагын Валентина өенә килә. Хуҗалар ашап утыра, Геннадийны да ашарга чакыралар, бергә хәмер эчәләр. Аннары Геннадий тагын үзе белән яшәргә кыстый башлый. Бераздан ул йокыга китә. Аннары уяна һәм күрше бүлмәдә сөйгәне һәм көндәше ятуын аңлый. Ул Сергейны чакырып чыгара, алар талаша. Геннадий пычак ала һәм Сергейны кадап үтерә. Валентина өйдән чыгып качмакчы була, тик Геннадий аны куып тота һәм пычак кадап үтерә. Аннары Валентина мәетен диванга сала, Сергейны идәндә калдыра. «Үлгәч тә бергә булмасыннар өчен шулай эшләдем», – дип аңлата ул сорау алганда.

Шуннан соң Геннадий пычакны, киемнәрен чистарта. Яшәр урыны булмау сәбәпле, корбаннары белән бер өйдә калып тора. Мичкә якса, мәетләр тизрәк таркалыр дип уйлап, ул кухняда гына тора, җылыткыч янында идәндә йоклый.

Геннадий мәетләр белән бер өйдә 5 көн тора. Ул эшкә йөри, Валентина белән Сергейның этен ашата. 30 гыйнварда ул бу өйдән китәргә була. Җинаятен яшерер өчен, өйгә ут төртә. Этне дә хуҗалары янына кертеп бикләп куя. Эт аңа ияреп барыр, дип шикләнә.

Геннадийны шул ук кичне тоткарлыйлар. Ул сорау алганда Валентинаны бик яратуын, үтергәненә үкенмәвен әйтә. Көндәше дә, хатын да моңа лаек, дип саный. Ул бары тик этне яна торган өйдә бикләп калдыруына гына үкенгәнен әйтә. Аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100