Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче ир элеккеге хатынының яңа ирен үтергән, аннары мәетне хатын белән бергә яшергәннәр

news_top_970_100
Көнче ир элеккеге хатынының яңа ирен үтергән, аннары мәетне хатын белән бергә яшергәннәр
"Татар-информ" архивы

Краснодар краенда яшәүче ир-ат элеккеге хатыны белән яши торган ир-атны үтергән, аннары мәетне кырда күмеп куйган. Мәетне күмү эшләрендә хатын да катнашкан. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, 29 гыйнварда Тихорецк шәһәрендә ир-ат мәете табыла. Аны кырда җир астына күмеп калдырганнар. 26 гыйнвардан бирле бу кеше эзләүдә була, аны, хәбәрсез югалган, дип исәплиләр. Мәет табылгач, аның атып үтерелгән булуы ачыклана.

Җинаятьтә шикләнеп, мәрхүм белән бергә яши торган хатын-кызны, бу хатын-кызның элеккеге ирен тоткарлыйлар. Алар икесе дә гаебен танып күрсәтмә бирә.

Җинаятьчеләр сүзләренчә, тоткарланган ир-ат элеккеге хатыны белән хәзер яши торган ир-атка 16нчы калибрлы мылтыктан ата. Аннары элеккеге ир белән хатын, бергәләшеп, мәетне автомобильгә сала һәм кырга алып барып, күмеп куялар. Үтерү коралын сулыкка ыргыталар.

Әлеге җинаять көнчелек аркасында килеп чыккан.

Хәзерге вакытта ир-ат тоткарлаган, аның элеккеге хатынына карата чикләү чарасы әле билгеләнмәгән. Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100