news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көнче ир элеккеге хатынын һәм аның сөяркәсен вәхшиләрчә үтергән

news_top
Көнче ир элеккеге хатынын һәм аның сөяркәсен вәхшиләрчә үтергән
https://pixabay.com/

Пермь өлкәсенең Краснокама районында ике кешене вәхшиләрчә үтерүдә шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Тикшерүчеләр фаразлаганча, 60 яшьлек ир-ат элеккеге хатынын һәм аның белән яши торган ир-атны үтергән.

Фаҗига 7 ноябрьдә кич белән Ласьва бистәсендә була. Ялгыз калган ир-ат урамда элеккеге сөйгәнен һәм аның яңа ирен очрата. Алар тыныч кына аерылыша алмый, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат пычак чыгара.

Ул 39 яшьлек хатынга берничә тапкыр пычак кадый, аннары хатынның 38 яшьлек сөяркәсен дә куып тота.

Ул яңа сөяркәне янкормага сөйрәп алып керә һәм үтерә. Аннары элеккеге хатынының мәетен дә шушында алып килә. Ул янкорма ишегенә йозак элеп куя һәм үзе качып китә.

Җинаятьченең кайда тотылуы хәбәр ителми. Әлегә аның гаебен тану-танымавы да билгеле түгел, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар