Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче ир элеккеге сөяркәсенә ут төрткән, аннары үзе дә янган

news_top_970_100
Көнче ир элеккеге сөяркәсенә ут төрткән, аннары үзе дә янган
https://pixabay.com/

Мәскәү өлкәсендәге бер авылда ике кешене реанимациягә китергәннәр. Якынча белешмә буенча, ир-ат элек бергә яшәгән хатыныннан үч алу өчен, үзенә дә, хатынга да ут төрткән. Хәзер алар икесе дә реанимациядә ята, табиблар аларның гомерен саклап калу өчен көрәшә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Танышлары сүзләренчә, 33 яшьлек Екатерина В. белән 54 яшьлек Бекбулсин Ю. мөнәсәбәтләре романтик булмый. «Ул хатынны бик көнләде. Исереп кайтып, кыйный иде, өйдән куып чыгаргалады. Аннары гафу үтенә һәм барысы да кабатлана», - ди танышлары.

Екатеринаны тыныч, юмор хисле, сөйкемле хатын дип искә алалар. Ул азык-төлек сата торган базада эшли. Бекбулсин - Үзбәкстан кешесе, Мәскәү өлкәсендә төзелештә эшли. Гел эштә була, кешеләр аны эгоист дип тә әйтә.

Туганнары сүзләренчә, Екатерина Бекбулсин белән бер ел чамасы элек аерылыша. Яңа сөйгәнен таба, Бекбулсин белән дә аралаша. 29 июньдә алар талаша. Аннары татуланышалар, Бекбулсин башка хатын табуын да әйткән, дигән фаразлар бар.

Якынча белешмә буенча, 30 июньдә иртән-иртүк Бекбулсин авылга Екатерина янына килә. Үзе белән канистрага салып бензин да ала. Ул хатынга ут төртә, үзе очраклы рәвештә генә яна башлавы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Екатеринаның 13 яшьлек улы өйдә үзе генә калган, аның әнисе исән каламы - юкмы, әлегә билгеле түгел. Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100