Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче ир авыл буйлап күршеләренә, өйләргә атып йөргән, участковыйга да аткан

news_top_970_100
Көнче ир авыл буйлап күршеләренә, өйләргә атып йөргән, участковыйга да аткан
Фото: © "Татар-информ"

Ростов өлкәсендә яшәүче ир-ат күршесен атып яралаган, участковыйга аткан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Миллер районында Нижнекамышинка бистәсендә яшәүче ир-атны тоткарлаганнар. Ул биредә яшәүчеләргә, полиция машинасына аткан.

Россия Тикшерү комитетының Ростов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 6 мартта бу ир-ат, шәхси мөнәсәбәтләр аркасында, утлы коралдан 2 күршесенә ата, берсенең башын яралый.

Атыш тавышына урынга участок полиция хезмәткәре машинасында килә. Җинаятьче полиция машинасына да ата башлый. Хокук саклау органнары вәкиле аны тоткарлау җаен таба. Җинаятьче мылтыгын яңадан корган чакта, ул коралны ала. Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, әлеге ир-атка 47 яшь. Ул күршесе белән хатыны хыянәт итә дип шикләнеп, низаг чыгара. Авыл халкы аны кызу канлы кеше дип саный. Күршеләр талашларны берничә тапкыр күзәтә.

«Я берни юк, я тагын ишетәбез – ул кычкыра. Хатыны белән улы – тыныч кешеләр», – ди биредә яшәүче хатын.

Чираттагы низаг та көнчелек аркасында чыккан. «Аларның машинасы юк. 1-2 ел элек ул күршесенә мөрәҗәгать итә – хатынын район үзәгенә алып барып кайтырга сорый. Шуннан хатынын күршегә көнләргә тотына», – ди авыл халкы.

Ул аучылык белән мавыга, өйдә мылтыгы була. 6 мартта мылтык тотып күршесенә керә. Күрше өй янында эшләр эшләп йөри. Шаһитлар сүзләренчә, ул башта күршенең машинасына ата, аннары өенә, аннары һавага. Күрше өенә кереп кача.

Ярсынган ир-ат исә авыл буйлап китә, очраган өйләргә ата. Очраклы гына юлга чыккан пенсионер ир-атка да ата. Ул үзенең өе янында утыра. Аның башына 3 ядрә эләгә. Яраланган ир-ат исән, ул хастаханәдә, операция ясаганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100