news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көнче ир-ат сөйгән кызының яңа егетен үтереп, мәетен яндырган

news_top
Көнче ир-ат сөйгән кызының яңа егетен үтереп, мәетен яндырган
https://tambov.sledcom.ru

Тамбов өлкәсендә яшәүче ир-ат элек йөргән кызын көчләгән, кызның яңа егетен үтергән һәм мәетен яндырган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Тамбов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РЕН ТВ яза.

35 яшьлек ир-ат элек йөргән кызының артыннан күзәтеп тора. Ул кызның машинасына GPS-трекер урнаштыра. 

2022 елның 22 сентябрендә төнлә ул сөйгән кызы һәм аның яңа егете булган өйгә килә. Үзе белән пневматик корал да ала.

Көнче ир-ат яңа егетне атып үтерә, кызны кыйный һәм көчли. Үтерелгән ир-ат мәетен урманга алып барып яндыра. 

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, 35 яшьлек ир-ат моңа кадәр дә көчләү, үтерү өчен хөкем ителгән булган. Ул үтергән ир-атка 27 яшь, сөйгән кызына исә 25 яшь була.

Икенче көнне 27 яшьлек егетнең туганнары полициягә мөрәҗәгать итә. Хокук саклаучылар тиз арада аның югалу сәбәбен ачыклый һәм җинаятьтә шикләнелүчене тоткарлый. Хәзер аңа карата кабат җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар