Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пычаклы ир-ат мәктәп бинасында сөяркәсен чәнчеп үтергән

news_top_970_100
Пычаклы ир-ат мәктәп бинасында сөяркәсен чәнчеп үтергән
"Татар-информ" архивы

Ярославль өлкәсенең Рыбинск шәһәрендә мәктәптә эшләүче хатынны үтергәннәр. Җинаятьче тоткарланган. Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ярославль өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Комсомольская правда» яза.

43нче номерлы мәктәпкә 41 яшьлек ир-ат керә. Ул моңа кадәр бергә яшәгән хатыны янына килә. Хатын мәктәптә канцеляриядә эшли. Ир-ат аның эш урынына килеп керә. Алар талаша башлый. Ир-ат элеккеге сөйгәненә пычак кадый. Хатын урында ук үлә.

Әлеге хәлне мәрхүмә хатынның 51 яшьлек дус хатыны күреп тора. Ир-ат аңа да пычак кадый. Бу хатын хәзер хастаханәдә.

Җинаятьчене патруль-пост хезмәте инспекторлары тоткарлый, диелә хәбәрдә.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, Владимир К. исемле бу ир-ат моңа кадәр дә хөкем ителгән булган. «Соңгы тапкыр ул 2022 елның гыйнварында «Үтерү белән янау» өчен хөкем ителгән», – дигән канал чыганагы.

«Үтерү белән янау» өчен Владимирны өч тапкыр хөкем иткәннәр инде. Шулай ук сәламәтлеккә зыян китерү, урлау һәм талау өчен дә хөкем ителгән булган.

Мәрхүмә хатын – Елена К. – Владимир белән белән яшәп алган булган. Владимир Елена янына мәктәп канцеляриясенә сөйләшергә килә. Талашканда пычак кадый. Владимир яралаган тагын бер хатын-кыз – административ-хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары булган.

Бу көнне балалар мәктәптә булмый, алар каникулда, диелә хәбәрдә.

«Вести» каналы белешмәсе буенча, 41 яшьлек ир-ат 40 яшьлек хатын янына, татуланышырга дип, торт һәм чәчәк бәйләме белән килә. Алар сәгать ярым чамасы чәй эчеп утыралар. Ләкин татуланышу барып чыкмый. Ир-ат торт кискән мәктәп пычагын ала һәм сөяркәсенә чәнчи, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100