news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көнчелек! Яшь егет сөйгәненең ике дустын үтергән

news_top

Глазов шәһәрендә яшәүче ир-ат 2 кешене үтерүдә шикләнелеп кулга алынган. Бу хакта Удмуртия буенча Тикшерү комитеты идарәсе хәбәр итә, дип яза «РЕН ТВ».

19 апрель көнне Себер урамындагы торак йорт подъездында 18 һәм 19 яшьлек яшь егетләрнең мәетләре табыла. Үтерүдә шикләнелгән 25 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар.

Билгеле булганча, ир-атның сөйгәне күңел ачу йортыннан дуслары белән бергә кайткан. Көнче егет егетләргә пычак белән ташланган, аларның икесе дә алган җәрәхәтләрдән үлгән. Тагын 1 кеше җәрәхәтләр алган.

«Ике кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче өлеше). Суд шикләнелүчене тикшерү изоляторына җибәргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар