Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче егет мәктәптә укучы сөйгән кызының чәчен кырып алган, борынын, яңагын сындырган

news_top_970_100
Көнче егет мәктәптә укучы сөйгән кызының чәчен кырып алган, борынын, яңагын сындырган
Фото: © "Татар-информ"

Ульяновскида яшәүче егет сөйгән кызын кыйнаган, чәченең бер өлешен кырып алган. Кыз бала әле мәктәптә 9нчы сыйныфта укый. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Әлеге хәл 20 мартта Карбышев урамындагы йорттагы бер фатирда була.

«Егет исерек килеш кызны йодрыклары белән тукмый, аннары чәчләренең бер өлешен кырып ала», – дигән канал чыганагы.

Икенче көнне кызның хәле китә, ул хастаханәгә бара. Табиблар аның борыны һәм яңак сөяге сынуын ачыклый, имгәнгән урыннары да күп була.

Кызны хастаханәгә салалар. Хокук саклаучылар тикшерү башлый. Җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100