news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көнче ир-егет авырлы сөйгән хатын-кызының чәчләрен кырып алган

news_top
Көнче ир-егет авырлы сөйгән хатын-кызының чәчләрен кырып алган
https://pixabay.com/

Красноярск өлкәсендә яшәүче ир-егет йөкле сөйгән хатын-кызын хыянәттә гаепләп, кыйнаган һәм чәчләрен кырып алган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Өстәвенә, ул хатын өстенә зеленка сипкән. Өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгы тикшерү эшләре башлаган.

Ир-атның сөйгәнен үтерү белән янавы, тәрәзәдән ыргытырга теләве төшерелгән видео социаль челтәрләрдә таралган.

«Өстенә зеленка сибелгән кыз елап идәндә утыра. Моны егет үзе төшергән», – диелә бу хәбәрдә.

Егет сөйгәнен тикшереп карарга тели. Ул башка ир исеменнән хәбәр яза һәм очрашырга тәкъдим итә. Хатын-кыз очрашуга килгәч, аның өстенә зеленка сибәләр, кыйныйлар һәм чәчләрен кырып алалар. Аның авырлы булуы билгеле.

«Россия Эчке эшләр министрлыгының «Красноярское» идарәсе хезмәткәрләре әлеге мәгълүматны теркәде. Тикшерү бара», – диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Полиция белешмәсе буенча, кыйналган хатын-кыз гариза белән мөрәҗәгать итмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар