Башкортстанда авыл башлыгын хатынын үтерергә теләүдә гаеплиләр, дип яза iuruzan.ru.
Авыл башлыгына 35 яшь, ул автотранспорт көллиятен тәмамлаган. 2015 елда авыл башлыгы итеп сайлана, хәзерге вакытта алар Уфага күченгән. Гаиләнең 2 баласы да бар икән.
Хатыны сөйләвенчә, ир бик көнче булган, гел җәберләп торган. 28 апрельдә ир тавыш чыгара, хатынын бикләп куя, буа башлый. Хатын балконга чыгып ярдәм сорамакчы була. Ир аның артыннан йөгереп чыгып, балконнан төртеп төшерә.
Күршеләре аңсыз хәлдә яткан хатынга «ашыгыч ярдәм» чакыра. Ир исә полициягә башка версия җиткерә – имеш, ул хатынына «ташлап китәм» дип әйткән, тегесе бу газапны күтәрә алмыйча, балконнан сикергән, ир аны тотып калмакчы да булган икән, өлгермәгән…
Тикшерүчеләр ирнең версиясен кабул итмәгән. Җинаять эше тикшерелә.