news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көнбагышны тәмле итеп, көйдермичә кыздыру сере

news_top
Көнбагышны тәмле итеп, көйдермичә кыздыру сере
Фото: © "Татар-информ"

Көнбагыш орлыкларын тәмле итеп һәм көйдермичә кыздыру сере «АиФ» сайтында чыкты.

Шеф-повар Андрей Жданов сүзләренчә, бу – гади эш!

«Таба аласыз, шунда көнбагыш саласыз һәм зур булмаган утта кыздырасыз. Таба коры, майсыз булырга тиеш.

Иң мөһиме – ашыкмаска, утны зурайтмаска, көнбагышларны болгаткалап торырга. Табаны калдырып ерак китмәгез –көнбагыш бик тиз яна, нәкъ менә шуны булдырмаска кирәк.

Көнбагышны башта ук сүрән утта кыздырырга кирәк.

Кабып карый-карый кыздырыгыз, әзер икәнен аңлашыла башлагач, бераз тоз сибегез. Вак тоз алыгыз, яхшылап болгатыгыз.

Аннары бик аз – 5 тамчы гына көнбагыш мае салабыз, ислесен салсаң да була. Болгатабыз да, утны сүндерәбез һәм беразга калдырып торабыз. Аннары, кирәк булса, тагын тоз сибәргә була.

Процесс бик гади, иң мөһиме көнбагыш салынган таба яныннан китмәгез», – дип киңәш итә белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар